Казан Башкарма комитетында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Казанда беренче тапкыр ачыкланган наркомания очракларының кимүе күзәтелә. Моңа нинди чаралар китерүе һәм тагын нәрсә эшләргә кирәклеге турында шәһәр Башкарма комитетында Казанның наркотикларга каршы комиссиясе утырышында фикер алыштылар. Аны Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов үткәрде.

Республика клиник наркология диспансерының  баш табибның медицина юнәлеше буенча урынбасары Резеда Хаева статистика мәгълүматлары күрсәтте. Казанда «наркомания» диагнозы куелган табиблар күзәтүе астында барлыгы 4,6 мең кеше тора. Узган елда беренче тапкыр наркомания диагнозы куелган кешеләр саны 92 кешегә җитте, бу башка еллардагы күрсәткечләрдән шактый азрак.

РКНД базасында «Гомуми эш» федераль программасын актив кертүче ресурс үзәге эшли. Белгечләр волонтерлар белән бергә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында интерактив дәресләр һәм видеолекторияләр үткәрәләр. 2026 елның беренче биш аенда гына да алар 155 шундый очрашу уздырган.

«Наркомания» диагнозы куелган яшүсмерләр өчен тернәкләндерү махсус, җайлаштырылган программалар буенча уза. Балалар белән табиблар гына түгел, ә һәр баланың яшь үзенчәлекләрен исәпкә алган әзерлекле психологлар һәм психотерапевтлар эшли.

"Авыру күрсәткечләре кими, бу безнең планлы эш нәтиҗәсе. Әмма без бу проблемага борчылу белән каравыбызны дәвам итәбез", – диде Азат Абзалов.

Фото: Денис Гордийко, КЗН

https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/foto/834734/  материалларына нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International