Табиб-нарколог яшүсмернең наркотиклар белән танышуының беренче билгеләре турында сөйләде

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

22 июньнән 28 июньгә кадәрге атна Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан наркотиклар куллануны профилактикалау атналыгы дип игълан ителде (26 июньдә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан).

Биектау район үзәк хастаханәсе психиатр-наркологы Рәисә Галимова яшүсмерләрнең әти-әниләре белән наркотиклар белән танышуның беренче билгеләре белән уртаклашты.

"Барыннан да элек кәеф үзгәрә: ул кинәт үзгәреп китә, тышкы сәбәпләр булмаса да, шулай ук кинәт агрессивлык өянәге башлана. Үзгәрешләр яшүсмернең тышкы кыяфәтендә күренәчәк: аксыл тире, күз төпләре зәңгәрләнеп тора, табигый булмаганча киңәйгән яки тарайган күз каралары һәм тиредә кашылган эзләр. Балагызны күзәтегез, аның үз-үзен тотышы ничек үзгәрде? Наркотик куллануның үзенчәлекле билгеләренә озакка сузылган йокы, көчле ачлык өянәге, Сезнең белән элемтәгә кермәүне кертергә мөмкин. Аның аралашу, кызыксыну даирәсе үзгәрә башлаячак.

Әгәр дә сез борчулы билгеләр күрсәгез, нишләргә? Яшүсмер белән тыныч һәм ягымлы итеп сөйләшегез. Сезне нәрсә борчыганын аңлатыгыз аңа, булган хәлләрне аңлатуын сорагыз. Әгәр куркулар кала икән, ярдәм сорап наркология кабинетына мөрәҗәгать итегез. Анда профессиональ консультация алырга мөмкин".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International