Җәйге көндә «Казан - Арча» һәм «Арча - Казан» маршрутлары транспорт юлларына гына түгел, ә иң кадерле сәламәтлекне кайгырту мәйданчыкларына әйләнде! «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектын, шулай ук «Онкология авыруларына каршы көрәш», «Репродуктив сәламәтлек» федераль программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнендә «Сәламәтлек электричкасы» профилактика акциясе узды.
Акцияне Россия тимер юлларының «Содружество» АҖ Казан шәһәр яны пассажир компаниясе белән берлектә «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ оештырды. Электропоезд пассажирлары юлда ук экспресс-диагностика узарга һәм кыйммәтле консультацияләр алырга мөмкинлек алды.
«Сәламәтлек электричкасында» пассажирларны нәрсә көтте?
- Сәламәтлеккә тулы бәя бирү: медицина хезмәткәрләре Казан медицина көллияте волонтер студентлары белән берлектә кан басымын, буйны һәм авырлыкны үлчәделәр, шулай ук тән массасы индексын билгеләделәр. 70тән артык кеше әлеге мөһим күрсәткечләрне белде һәм индивидуаль тәкъдимнәрне алды.