Донорлык кешеләрнең сәламәтлегенә карата мәрхәмәтле, битараф булмаган мөнәсәбәт күрсәткече булып тора. Хәзерге вакытта заманча медицинада авыруларның гомерен саклап калу өчен инновацион технологияләр, яңа буын препаратлары киң кулланыла, әмма авыруларны коткару өчен кирәкле кан запасларын донорлардан алудан башка алмаштырырлык яисә тулыландырырлык нәрсә юк.

«Кан биреп – гомерне коткарасың!» акциясен Теләче районы халкы да хуплады. 23 сентябрьдә донор канын алу «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ бригадасы ярдәме белән башкарылды. Чара күчмә мобиль комплекста оештырылды. 62 кеше кан тапшырды, кан банкы 30 литрдан артык донор канына тулыланды.
Теләче халкы бу чарага һәрвакыт ярдәмчел карый, дус һәм бердәм «кан бүләк итә».
Донорлыкны үстерү һәм гомерне саклап калу буенча уртак тырышлыклар республикабызны баетыр, битараф булмаган барлык кешеләр өчен үрнәк булыр, дип ышанабыз!