Травматологиядә һәм ортопедиядә микрохирургия, ә аеруча төрле җәрәхәтләрдән соң кулны һәм кул чугын төзәтү һәм реконструкцияләү вакытында, бөтендөнья медицинасында иң катлаулы дәвалау процедураларының берсе булып санала. Кул чугының функцияләрен төзәтү, аның тышкы күренешен яхшырту буенча оператив тыкшынулар хирургның киң һәм махсус белем алуын, югары осталыгын һәм, әлбәттә, операция бүлмәләренең иң хәзерге заман медицина техникасы белән җиһазлануын таләп итә.
«7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 2нче травматология бүлегенең хирург-табиблары белән бүгенге көнгә югары технологияле операцияләрнең рәте: васкуляризацияләнгән тире пластикасы, аяк-кулларның авыр җәрәхәтләнүләр вакытында аутонерв пластикасы, микрокантамырлар хирургиясе кебек һәм башкалар – кертелгән. Үз эшләрендә бүлекнең хирурглары 7нче ШКХнең яңа хирургия корпусын төзеп бетергәннән соң урнаштырылган алдынгы хәзерге заман медицина техникасын кулланалар.
Бүгенге көнгә 7нче ШКХнең микрохирурглары күп нәрсәдә үз осталыкларын даими кәмилләштерү, шулай ук яшь белгечләрне тарту буенча дөрес итеп уздырыла торган сәясәт аркасында, бү өлкәдә алдан баручыларның берсе дип саналалар.