2014 елдан Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру өчен яңа кыска номерларга этаплы күчү башлана. Шушы елның гыйнварында Элемтә һәм масса-күләм коммуникацияләр министрлыгының ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыруның өч урынлы телефон номерларын кертү турында «Россия системасына һәм номерлау планына үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 20 ноябреннән 360нчы боерыгы көченә керде.
«Ашыгыч ярдәмне» чакыру шәһәр телефоныннан яисә кәрәзле телефоннан тәүлек буена түләүсез «103» номеры буенча үтәлә. Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Ашыгыч медицина ярдәме авырулар, бәхетсез очраклар, агулану һәм ашыгыч медицина тыкшынуын таләп иткән башка хәлләр вакытларында күрсәтелә. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «103» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.