Конференцияне сәламләү сүзе белән «Татарстан Республикасы Саләмәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы, РФ Идел буе федераль округының һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онколог-белгече, м.ф.д., профессор Р.Ш. Хасанов чыгыш ясады. Конференциядә ашказанының яман шешен диагностикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре карап тикшерелде.
Ашказанының яман шеше мәсьәләсенең актуальлеге шикләндерми. 2013 елда Татарстан Республикасында авырулар саны 100 мең кешегә 26,5% тәшкил итте. Иң киң таралган онкология авыруларының исемлегендә ашказанының яман шеше 6нчы урында тора. Шуңа күрә ашказанының яман шешен диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнарын өзлексез эзләү бара.
Конференция күбесенчә ашказанының яман шешен дәвалауда химиотерапияне куллануының кирәклеге мәсьәләсенә багышланды.
Чараның программасына түбәндәге әйдәүче белгечләрнең докладлары керде.
ТР ССМ РКОХнең яман шешләрнең иммуногистохимия диагностикасы лабораториясенең мөдире, м.ф.д., профессор С.В. Петров ашказанының яман шешенең морфология һәм иммуногистохимия диагностикасы мөмкинлекләре турында сөйләде.
КДМА ӨҺБ ДББОның эндоскопия, гомуми һәм эндоскопик хирургия кафедрасының доценты, м.ф.к. А.И. Иванов докладында ТР ССМ РКОХнең җирлегендә диагностикалау һәм дәвалауның иң яңа методикаларын куллану белән ашказанының иртә яман шешен диагностикалауның һәм ашказанының инвазив булмаган шешеләрен эндоскопик дәвалау мөмкинлеклеләренең мәсьәләләрен күрсәтте.
Мәскәүнең 40нчы шәһәр клиник хастаханәсенең онкология буенча баш табиб урынбасары, м.ф.д., профессор М.Д. Тер-Ованесов берничә доклад ясады.
Казан шәһ. баш онкологы, КДМУ ЮҺБ ДББОның онкология, нур диагностикасы һәм нур белән дәвалау кафедрасы мөдире, м.ф.д, профессор Ф.Ш. Әхмәтҗанов ашказанының яман шешле пациентларны хирургик дәвалау алымнарына җентекле итеп туктады.
Чара докладлар буенча фикер алышу белән тәмамланды.