14 майда КДМУ 200-еллык юбилеен билгеләп үтәчәк

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

2014 елның 14 маенда Россиянең иң борынгы медицина ЮУЙ – Казан дәүләт медицина университеты 200-еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

12 майдан башлап 15 майга кадәрге чорда бу датага багышланган төп бәйрәм чаралары узачак.

12–13 майда республиканың әйдәүче табиблары катнашуы белән йогышсыз авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча «Түгәрәк өстәл» белән 12 майда 14.00 сәг. ачылган Академик укулар узачак ( Казан шәһ., Оренбург тракты, 138, РКХнең Югары технологияләр үзәге).

13 майда университетның аудиторияләрендә һәм КДМУның клиникаларында табиблар һәм студентлар өчен лекцияләр белән Россия Фәннәр академиясенең академиклары, атаклы галимнәр, бөтен дөньяга танылган табиблар: РФА академигы, м.ф.д, проф. Р.С. Акчурин, РФА академигы, м.ф.д, проф. Л.А. Бокерия, РФА академигы, м.ф.д, проф. РФА академигы, м.ф.д, проф. РФА академигы, м.ф.д, проф. А.А. Баранов,  РФА академигы, м.ф.д, проф. Е.И. Гусев,  РФА академигы, м.ф.д, проф. М.И. Давыдов,  РФА академигы, м.ф.д, проф. З.И. Кекелидзе, РФА академигы, м.ф.д, проф. В.Е. Радзинский,  РФА академигы, м.ф.д, проф. С.Б. Середенин, РФА академигы, м.ф.д, проф. Г.Т. Сухих, РФА академигы, м.ф.д, проф. В.А. Ткачук, РФА академигы, м.ф.д, проф. Р.У. Хабриев, РФА академигы, м.ф.д, проф. А.Г. Чучалин, РФА академигы, м.ф.д, проф. Е.В. Шляхто, РФА академигы, м.ф.д, проф. М.Ю. Яковлев чыгыш ясаячаклар.

КДМУның юбилеен бәйрәм итүдә Россиянең бөтен медицина һәм фармацевтика ЮУЙларының ректорлары катнашачак. Бу – ватанның медицина мәгарифе һәм фәне үсешендә КДМУның ролен тануның расланган факты.

2014 елның 14 маенда 10.00 сәг. Россиянең Медицина һәм фармацевтика ЮУЙ ректорлары советының һәм КДМУның Гыйльми советының бердәм утырышы булачак (Казан,  Бутлеров ур., 49, Гыйльми совет залы), 13 сәг.30 мин. Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры В.И. Скворцова катнашуында Россиянең Медицина һәм фармацевтика ЮУЙ ректорлары советының утырышы узачак (Казан, К.Маркс ур., 33, Казан ратушасы).

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында (Казан, Ирек мәйданы, 3) 15.00 сәг. Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры В.И. Скворцова һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашуларында КДМУның 200-еллыгын тантаналы бәйрәм итү булачак.

Чарага Россия һәм Татарстан медицина җәмәгатьчелегенең вәкилләре, КДМУның чит ил партнерлары, илчелек вәкилләре, ветераннар, ЮУЙны  бетерүчеләр, ЮУЙның  хезмәткәрләре, студентлары чакырылды.

Ирек мәйданында 16 сәг.30 мин. башлана торган бәйрәм көне КДМУның студентлары һәм укытучыларының «Без сәламәт, кушылыгыз!» дигән традицион Митингы белән тәмамланачак. 

15 майда 10.00 сәг. КДМУның Гыйльми советының залында (Казан, Бутлеров ур., 49) Бөек Британия, Франция, АКШ, Германия, Төркия, Чехия Республикасы, Казахстан Республикасының галимнәре катнашуларында «Медицина мәгарифе: XXI гасыр буынының сайлавы» дигән Халыкара укыту-методик конференция үз эшен башлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International