КДМУда нейрофәннәр өлкәсендә көнүзәк проблемаларны өйрәнүгә багышланган инновацион белем бирү программаларын тормышка ашыру тәмамланды - «Молекуляр физиологиядән башлап патологиягә, клиникага һәм дәвалауга кадәр сәламәт һәм авыру ми». Бу программаны тормышка ашыру «Алгарыш» ТР Хөкүмәте грантының булышуы ярдәмендә мөмкин булды.
РФА член-корреспонденты, КДМУның нормаль физиология кафедрасы мөдире, профессор А.Л. Зефиров тарафыннан башланылган «Сәламәт һәм авыру ми» белем бирү программасы үзәк нерв системасын һәрьяклап өйрәнүгә багышланган һәм турыдан-туры минең эшләвен өйрәнүче фундаменталь һәм кулланма фәннәрнең - физиологиянең, нейроморфологиянең, неврологиянең, психологиянең, психиатриянең -чикләрендә тора.
Инновацион «Сәламәт һәм авыру ми» программасы чикләрендә 2014 елның 13 февраленнән 26 апреленә кадәр галимнәр һәм табиблар катнашуында КДМУ җирлегендә лекцияләр циклы, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр һәм клиника конференцияләре үткәрелде. Программа барышында студентлар заман нейрофәненең көнүзәк проблемалары буенча төркем тикшеренүе проектларын башкардылар.
Программаның башлап җибәрүчесе, РФА член-корр., профессор А.Л. Зефиров, тиздән КДМУ сайтында профессор Бурнашевның презентацияләрен һәм видеолекцияләрен, программаның төп бүлекләре буенча тест биремнәрен һәм башка материалларны үз эченә алган «Сәламәт һәм авыру ми» дигән интерактив белем бирү курсы барлыкка киләчәк; шул ук вакытта интерактив курсны бөтен теләгән кешеләр карый алачак, дип билгеләде.