«Һәркем үтеп керә алырлык мохит» программасы тормышка ашырылган сәламәтлек саклау оешмалары буенча 2 июльдә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур оештырылды. Кунакларны каршы алдылар: Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, ТР ССМ Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов, «Метроэлектротранс» МУПның генераль директоры Әсфән Галявов, баш табибы ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе Рафаэль Шәвәлиев, баш табибы ДБССО «21нче Шәһәр хастаханәсе» Диләрә Алтынбаева, ТР ССМ БРКХ баш табибы урынбасары Ринат Нарыков.
Россиянең беренче регионнарыннан берсе Татарстан Республикасында «Һәркем үтеп керә алырлык мохит» программасын тормышка ашыруга старт бирелде, аның максаты булып инвалидлар һәм башка хәрәкәт итү вакытында кыенлыклары булган халык төркемнәре өчен һәркем үтеп керә алырлык һәм уңайлы яшәү мохите төзү. Инвалидларның бөтен категорияләренең һәм башка хәрәкәт итү вакытында кыенлыклары булган халык төркемнәренең тоткарлыксыз үтеп керүләре һәм ярдәм алулары өчен транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын төзүдә сәламәтлек саклау оешмалары аеруча кирәк булдылар.
«Һәркем үтеп керә алырлык мохит-2014» программасының генераль подрядчысы булып «Метроэлектротранс» МУПы тора. Татарстан Республикасының 235 объектында эшләр бара, аларның 70%ы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, аларның кайберләрендә эшләр тулысынча тәмамланды. Әйтик, ике объектта: балалар республика клиник хастаханәсе сырхауханәсендә (Сафиуллина ур.,14) һәм 21нче Шәһәр хастаханәсендә (Р.Зорге ур., 121) хәрәкәт итү вакытында кыенлыклары булган халык төркемнәре һәм инвалидлар өчен уңайлы шартлар төзү буенча эшләр тулысынча тәмамланды. Журналистлар башкарылган эшнең нәтиҗәсен үз күзләре белән күрделәр, кызыктырган сорауларын бирделәр, шулай ук сырхауханәгә килүчеләр белән сөйләшә алдылар.