Медсанчасть пенсионерлары искиткеч Свияжск утрау-шәһәренә һәм Чистайга килеп киттеләр

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Үткән ял көннәрендә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчасте пенсионерларының 30 кешедән торган төркеме Чистай - Свияжск утрау-шәһәре маршруты буенча мавыктыргыч экскурсия сәфәрен кылдылар, бу шәһәрләрнең бай тарихи мирасы белән таныштылар.

Экскурсия көненең беренче тукталышы Чистай шәһәрендә булды. Шәһәр белән танышу күзәтү экскурсиясеннән башланды һәм Бөек Ватан сугышы елларында монда яшәгән Борис Пастернакның йорт-музеен карап чыгу белән дәвам итте.
Аннары пенсионерлар күп гасырлар элек нигез салынган Свияжск борынгы утрау-шәһәренә киттеләр. С
вияжскның тарихы бай һәм искиткеч. Утрау үзенең XVI - XIX гасыр тарихи-архитектура һәйкәлләре белән дан тота.

Пенсионерлар сәфәрдән канәгать калдылар һәм барысы да кызыклы һәм белемне арттыручы чара өчен баш табиб Мөнир Закирҗановка рәхмәт әйттеләр.

Сәфәр пенсионерлар өчен республиканың тарихи урыннарына туристлар маршрутларын даими оештыручы Медсанчасть җитәкчелеге булышлыгы аркасында мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International