600дән артык медэшчесе Казанда су төрләре спорт буенча чемпионатта катнаштырылачак

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Казанда су төрләре спорт буенча чемпионат объектларында эшләү өчен 600 артык медицина эшчесен катнаштырырга планлаштырыла. Моның турында бүген «Татар-информ» МАгы белән оештырылган пресс-конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр итте.

Чиновник сүзләре буенча, чемпионат объектларында 248 табиб, Казанның 23 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләячәк, шул сандагы алтысы – ачылу һәм ябылу церемонияләрендә. Медицина ярдәме турыдан туры спорт объектларында мобильле медицина бригадалары ярдәмендә (18 берәмлек), спортчылар һәм тамашачылар өчен медицина пунктларында (26 берәмлек) оештырылачак. Шулай ук чемпионатка медицина (113 кеше) һәм допинг-тикшерү (54) юнәлешләре буенча 167 волонтер тартыла. Стационар медицина ярдәме алты әйдәүче медицин оешмасында күрсәтеләчәк: РКХ, БРКХ, 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә, РКДҮ, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсендә. Спортчылар Авылы территориясендә медицина үзәге эшләячәк. Бишь отельдә шулай ук медицина пунктлары ачылачаклар.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының башлыгы сөйләгәнчә, мөһим булышлыкны Федераль медик-биологик агентлык (ФМБА) күрсәтәчәк: чемпионат вакытында Россия ФМБАның 52 хезмәткәре эшләячәк. Шулай ук аерым профильләр буенча медицина белгечләрен өстәмә рәвештә Татарстаннан эшкә тартачаклар.

Шулай ук министр, ДМ-2015 өчен санитар транспортының өлеше махсус рәвештә яңартылды, дип хәбәр итте. «Медицина пунктларын җиһазландыруга 30 млн. сумга якын тотылды. Реанимобильләр кушылды. Мин уйлыйм, гомуми  тотылган акчалар 50 млн. сумга якынча арткан», –  дип билгеләде ул.

Чемпионатны медицина тәэминатының мәсьәләләре РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова контролендә торалар, дип Адел Вафин хәтерләтте.

 
 
«Татар-информ», Надежда Гордеева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International