Чит җисемнәр: яшерен куркыныч

2015 елның 28 августы, җомга

Статистик мәгълүматлар буенча ел саен миллион чит җисем кешенең сулыш юлларына һәм ашказаны-эчәк трактына эләгә. Андый пациентлар арасында шактый зур өлешне балалар тәшкил итәләр.

2015 елның 8 ае эчендә «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның Балалар хастаханәсенә (Яр Чаллы шәһ.) борынның чит җисеме диагнозы белән 314 пациент китерелде. Бөтенесенә кабул итү бүлегендә медицина ярдәме күрсәтелде һәм хастаханәгә урнаштыру кирәге булмады. 9 пациентка диагностикалау һәм сулыш юлларыннан чит җисемнәрне алу максатында бронхоскопия уздырылды. 84 пациентка ашказаны-эчәк трактының чит җисеме диагнозы белән хирургия бүлегендә стационар ярдәм күрсәтелде. 16 балада чит җисемнәр үңәч биеклегендә, 21дә – аш казанында һәм калганнарның эчәкләрендә табылдылар. 37 очракта чит җисемнәр эндоскопик ысул белән алындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International