Йөрү – хәрәкәт активлыкны арттыру өчен иң яхшы чара. Йөрү организмның бөтен яшәү функцияләренә файдалы йогынты ясый, йөргәндә йөрәкнең эш ритмы яхшыра, сулай тирәнрәк була, үпкәләрнең вентиляцияләве көчәя. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән азапланган кешеләргә һәм аз хәрәкәтле яшәү рәвешен алып баручыларга йөрү аеруча файдалы.