2017 елның 16 гыйнварына хәл буенча Яр Чаллы шәһ. сезонлы А (H3N2) гриппының 29 очрагы лаборатор төрдә расланды. Авырып киткәннәр санында – 9 бала.
2017 елның 9 гыйнварыннан башлап 15нә кадәр Яр Чаллының медицина оешмаларына 4319 кеше, алар арасында 2915 бала мөрәҗәгать итте. Грипп һәм КРВЙ буенча эпидемик хәлне анализлау, авыручылар санын теркәү дәрәҗәсе, авыручылар саны үсешенең тизлеге нигезендә 2016 елның 30 декабреннән Баш дәүләт санитар табибының карары буенча Яр Чаллы шәһ. һәм Азнакай районы буенча шәһәрнең дәвалау-профилактик оешмаларында чик куя торган чаралар (карантин) кертелде.
2017 елның 17 гыйнварыннан башлап күтәренке риск объектларында карантин чаралары кертелә: белем бирү оешмаларында, социаль яклау һәм хезмәт күрсәтү оешмаларында, сәүдә, җәмәгать туклану предприятиеләрендә, җәмәгать транспортында, күңел ачу үзәкләрендә.