Корпоратив мәдәниятне формалаштыру буенча стратегик конференция бүген Казанда үтте

2017 елның 12 августы, шимбә

Бүген Казанда Республика клиник офтальмология хастаханәсе белгечләре катнашуы белән корпоратив мәдәниятне формалаштыру буенча стратегик конференция узды. Тәҗрибәле тренерлар – доцент Татьяна Савельева һәм  персонал белән идарә итү буенча белгеч  Анастасия Камашева җитәкчелегендә табиблар-офтальмологлар корпоратив мәдәниятне төзү, команда оештыру, медицина ярдәмен күрсәтүнең пациентка юнәлдерелгән системасы һәм оешма имиджын формалаштыру мәсьәләләрен карап тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International