ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» дигән Федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре Мәскәү районының 20нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә проектның Иҗтимагый Советының күчмә утырышы узды. 

БРКХ «Азино» дигән Казан шәһәренең иң зур балалар сырхауханәсендә авыр тормыш хәлендә булган балалар тирәнтен медицина карап тикшерүен узалар. Әлеге категория пациентлары елга бер тапкыр профилактик карау узалар: офтальмологлар, неврологлар, отоларингологлар, клиниканың педиатрлары 70тән артык пациентны кабул итәчәк. Сырхауханәнең исәбендә авыр тормыш хәлендә калган 200дән артык бала тора. Ятим балаларга медицина карап тикшерүен узуда КДМУ практикантлары булышалар. Аларның бурычларына пациентларны маршрутлаштыру, амбулатор картаны сайлап алуда ярдәм итү һәм клиниканың медицина персоналына ярдәм итү керә.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Әлмәттә Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне кысаларында профилактик чаралар узды.

Яр Чаллыда 2нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе җирлегендә КДМУның 6нчы курс студентлары өчен яңа уку үзәге ачылды. Яр Чаллы шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә, шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән Казан дәүләт медицина университеты ректораты Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә моңарчы булмаган яшь кадрлар хәзерләү проектын эшләтеп җибәрделәр.

Чирмешән ҮРХнең табибы-статистигы Зилә Минеголова Кадет мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде. Әңгәмә элементлары белән лекция вакытында ул иммунодефицит вирусы, аның барлыкка килүе турында җентекләп сөйләде, ВИЧ һәм СПИД төшенчәләрен аңлатты.

Балык Бистәсе ҮРХнең Котлы Бөкәш табиб амбулаториясендә Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне кысаларында Казан шәһәренең әйдәп баручы клиникаларының: Регионара клиник-диагностика үзәгенең һәм 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең тар белгечләре кабул иттеләр.

2 ноябрьдә Казанда Республика кан үзәгендә Хэллоуин бәйрәменә багышланган донор акциясе узачак. Донорлар өчен кабак, тематик фотозона һәм тәмле ризыклар белән «Кан үзәгендә Хеллоуин» дигән чын бәйрәм оештырылачак.

Казанда медицина ярдәмен оештыру системасына һәм сирәк авырулар белән пациентларны дару белән тәэмин итүне консолидацияле финанслау модельләренә багышланган эксперт утырышы узды.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

28 октябрьдә Волонтер-медикның региональ мәктәбе узды. Тантаналы ачылышта Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев һәм Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев чыгыш ясадылар.

Түбән Камада ташлап калдырган яңа туган кызның хәлен табиблар тотрыклы дип бәялиләр. Исегезгә төшерик,  яңа туган кызны Түбән Камада чүп багында 27 октябрьгә каршы төндә таптылар.  1979 елда туган хатын-кыз бала тапты һәм, фатир ала торган йорт янында  ташлады. Сабыйны очраклы үтеп баручы тапты, ул шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International