Казанда медицина ярдәмен оештыру системасына һәм сирәк авырулар белән пациентларны дару белән тәэмин итүне консолидацияле финанслау модельләренә багышланган эксперт утырышы узды.
Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм федераль экспертлар катнаштылар. Утырышта катнашучылар орфан авырулары белән пациентларны дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеге, «Сәламәтлек саклауны үстерү» программасында федераль хакимият белән хезмәттәшлек механизмнары турында фикер алыштылар һәм РФ субъектларында сирәк авырулар белән авыручыларга медицина ярдәмен оештыру өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклаштылар.