Казанда «Кан үзәгендә Хеллоуин» акциясе узачак

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

2 ноябрьдә Казанда Республика кан үзәгендә Хэллоуин бәйрәменә багышланган донор акциясе узачак. Донорлар өчен кабак, тематик фотозона һәм тәмле ризыклар белән «Кан үзәгендә Хеллоуин» дигән чын бәйрәм оештырылачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар, аерым алганда Казанда яшәүчеләр, кан җыюларда катнашып, донорлар хәрәкәте үсешенә актив ярдәм итәләр. Әйтик, ел саен кан тапшыруда 13 меңгә якын кеше катнаша, Казанда РКҮ җирлегендә генә дә 12-13 тоннага якын кан хәзерләнә. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу санны арттыру ирешелде: барлыгы 25 мең литрга якын донор каны җыелды, шуның 15 тоннасы – үзәк җирлегендә һәм тагын 10 тоннага якыны шәһәрнең эре медицина учреждениеләрендә кан күчерү бүлекләре тарафыннан җыелды.

«Кан үзәгендә Хеллоуин»  акциясе 9.00 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» проекты администрациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International