Әлмәттә Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне кысаларында профилактик чаралар узды. Сәламәтлек саклау идарәсе, ветераннар Советы һәм Әлмәт медицина көллияте студентлары белән берлектә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге түгәрәк өстәл артында төрле ункөнлекләр, семинарлар, әңгәмәләр, пациентлар һәм аларның туганнары белән очрашулар оештырды. Белем бирү учреждениеләрендә, шәһәр предприятиеләрендә, җәмәгать оешмаларында инсульт проблемасы турында сөйләделәр: йөрәк-кан тамырлары авырулары бөтен организм өчен нинди куркыныч тудыра, «инсульт» исеме астындагы бәхетсезлекләрне ничек булдырмаска, үзеңне, туганнарыңны ничек саклап калырга һәм артериаль гипертониягә каршы көрәш турында.
Әлмәт медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре Пенсия фонды идарәсенә килүчеләрне каршы алды. Барлык теләүчеләр артериаль кан басымын үлчәү, холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен экспресс-метод белән белү мөмкинлегеннән файдалана алдылар. Шундый ук очрашу «Импульс» физкультура-сәламәтләндерү клубында һәм эре сәүдә үзәкләренең берсендә узды.