Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре «Бөтендөнья чукраклар җәмгыяте» Гомумроссия инвалидлар җәмәгать оешмасының татар республика бүлеге әгъзалары өчен скандинавия йөрүе буенча мастер-класс уздырдылар.
Экспертлар бүген медицина персоналының абруйен күтәрү һәм аның квалификациясен камилләштерү мәсьәләләре турында, авыручыларны тәрбияләү өлкәсендә яңа технологияләр турында, шәфкать туташлары эшенең барышын информатизацияләү турында, шулай ук һөнәри янып бетү белән көрәшү алымнары турында фикер алыштылар. Конгресста шәфкать туташы һәм пациент үзара тәэсир итү буенча иң яхшы россия һәм халыкара белгечләрнең тәҗрибәсе такъдим ителде.
27 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге казан паркында кан тапшыру буенча «Игелекле йөрәк көне» һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау буенча «Хәрәкәт шатлыкка» дигән массакүләм зарядка узачак. Бу көнне 9 сәг. башлап 12гә кадәр Республика кан үзәге казанлыларны «Игелекле йөрәк көне» донор акциясендә катнашырга чакыра. 18 сәг. башлап парк территориясендә массакүләм зарядка узачак – инструкторлар казанлыларга терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау өчен күнекмәләр күсәтәчәкләр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.
Кама балалар медицина үзәгендә (Яр Чаллы шәһ.) «Балалар яшендә аутоиммун авыруларның көнүзәк мәсьәләләре» дигән фәнни-гамәли конференция узды.
Бүген Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә ТР медицина хезмәткәреләренең «Сәламәтлек-2017» спартакиадасында катнашучыларын тантаналы бүләкләү булды. Спорт чараны оештыру һәм уздыру өчен шәһәрнең медицина оешмаларын да бүләкләделәр.
Бүген Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасына Бөтенроссия шәфкать туташларының «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән конгрессында катнашучылар килеп киттеләр. Ул республиканың баш каласында иртәгә башлана инде.
27 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге казан паркында кан тапшыру буенча «Игелекле йөрәк көне» һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау буенча «Хәрәкәт шатлыкка» дигән массакүләм зарядка узачак. Бу көнне 9 сәг. башлап 12гә кадәр Республика кан үзәге казанлыларны «Игелекле йөрәк көне» донор акциясендә катнашырга чакыра. 18 сәг. башлап парк территориясендә массакүләм зарядка узачак – инструкторлар казанлыларга терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау өчен күнекмәләр күсәтәчәкләр.
Россиянең медицина һәм фармацевтик югары уку йортлары арасында иң яхшы яшьләр фәнни җәмгыятенә III Бөтендөнья конкурсы нәтиҗәләре буенча, Казан дәүләт медицина университетының И.А. Студенцова исемендәге Студентлар фәнни җәмгыяте Россиядә иң яхшы дип танылды һәм Казанда КДМУ җирлегендә дүртенче Бөтенроссия конкурсын уткәрергә хокук алды.
Татарстан Республикасы кардиологик хезмәт үсешенә зур өлеш кертү өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, профессор Альберт Галявичка Россия кардиологик җәмгыятенең «Хөрмәтле кардиолог» исеме бирелде. Сарвар улы Альбертка бүләкне танылган европа кардиологы Фаусто Пинто (Португалия) тапшырды.