ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Бөтенроссия  «Тоз + йод IQ саклый» акциясе чикләрендә 2016 елның 6 октябрендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның гигиеник тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеге табибы Раифа махсус ябык төрдә училищесы укучылары өчен «Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре. Йод җитешми торган авыруларның профилактикасы» темасы  буенча дәрес уздырдылар.

Насвай зыяны турында Чирмешән кадет мәктәбендә 4–9 классларда укучыларга сөйләделәр.


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Моның турында Югары медицин технологияләренең белем бирү үзәгендә журналистлар белән аралашканда Россия һәм Европа эндоскопик хирурглар җәмәгыятенең белем бирү программалары җитәкчесе, профессор Николай Матвеев хәбәр итте. Исегезгә төшерик, бу көннәрдә Казанда онкологик авырулар вакытында ашказаны асты бизенең лапароскопик хирургия буенча шушы өлкәләрдә Европаның әйдәүче белгечләреннән мастер-класслар уздырылалар.

Социаль челтәрләрдә табиблар-онкологлар яман шешләр турында мифларны юкка чыгаралар.

Өлкәннәр ункөнлеге чикләрендә бүген республиканың сәламәтлек саклау ветераннарын олыладылар. Үз вакытында  белем биреп һәм һөнәргә мәхәббәт тәрбияләп йөз һәм мең күзләрдә күп очкын яндырган кешеләр бүген Казан медицина көллиятендә җыелдылар.

Иннополис шәһ. Республика клиник хастаханәсенең Медицина үзәгенә бүген Татарстан Республикасы Мәҗбури медицина иминияте фондының (ТР ММИФ) делегациясе килеп китте.


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Дөньяда 2016 елның 13 октябрендә Бөтендөнья тромбоз көнен билгелияләчәкләр. Россиядә инде бишенче тапкыр уздырылган масштаблы «ХНМ (МНО) көне»  (ХНМ – халыкара нормалаштырылган мөнәсәбәтләр) дигән социаль акция шушы көнгә туры китерелгән. Бу елда анда Россиянең 22 шәһәреннән 43 медицина оешмасы, шул санда Казан да, катнаша. Акция Россия кардиология җәмгыяте булышлыгында уза һәм тромблар барлыкка килү рискын киметү өчен антикоагулянтларны кабул итүнең һәм кан оюын үз вакытында тикшерүнең мөһимлегенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын тартырга чакыра.

2016 елның 5–7 октябрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең һәм ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының ярдәме белән онкология авырулары вакытында ашказаны асты бизенең лапароскопик хирургия буенча шушы өлкәләрдә Европаның әйдәүче белгечләреннән мастер-класслар уздыралалар.

Өлкәннәр ункөнлеге чикләрендә «Чирмешән РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Бик картлар һәм инвалидлар өчен Чирмешән интернат-йортына килеп киттеләр.

«Көмеш чәч яшенең» бәйрәмен бүген хаклы ялда булган Түбән Кама медиклары билгеләделәр. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртүе техникумы җирлегендә алар өчен концерт оештырылды. Үзенең коллегаларын Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау  идарәсенең башлыгы Венера Рәхимова бәйрәм белән табрикләде. Ул аларга ныкъ сәламәтлек һәм озын гомер теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International