2013 елның 28 августында ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе составында «Азино» балалар сырхауханәсе ачылды. Монда Казанның «Азино» микрорайонының балаларына һәм яшүсмеләренә беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтелә, беркетелгән балалар халкының саны 30 меңнән артык кеше тәшкил итә. Балалар сырхауханәсе җирлегендә консультатив-диагностика бүлеге, амбулатор травматология һәм ортопедия бүлеге, медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшлиләр.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов Мамадыш районына эш сәфәре чикләрендә үзәк район хастаханәсендә халыкны кабул итте. Җирле торучыларны инвалидлыкны оформить итүнең мәсьәләләре, льготалы дару чараларын тәэмин итү кызыксындырды. Алар Мамадыш РҮХнең медхезмәткәрләренең эшен уңай билгеләделәр.
Бүген Актаныш районының Иске Богады авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Район өчен ул инде сигезенче «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульле ФАП.
Яңа уку елы алдында ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросында Белем көне узды. Бюро коллективы алдында «Педиатрия» һәм «Медицина биохимиясе» белгечлекләр буенча укуга җибәрелгән КДМУның беренче курста укучылары чыгыш ясадылар.
Хастаханәдә төрле булган хәлләргә табибларның әзерлеген бүген Югары Ослан районы үзәк хастаханәсендә тикшерделәр. Анда бүген «Шартлы янгынның медицина-санитария нәтиҗәләрен бетерү» темасына тактик-махсус укулар узды.
Бүген Кукмара районының Зур Сәрдек саласында модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылуы булды.
Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Кан тамырлары хирургиясенең чишелмәгән мәсьәләләре» дигән XV Юбилей халыкара конференциясе ачылды. Форум ел саен ангиологларның һәм кан тамырлары хирургларының Россия җәмгыяте белән оештырыла. Чарада Россиянең 54 регионыннан кан тамырлары үзәкләренең һәм бүлекләренең җитәкчеләре һәм ангиохирургия өлкәсендә әйдәүче галимнәр катнашалар.
Федераль льготникларның күбесе гарантияләнгән түләүсез дәвалауны яхшырак таптылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәмметшин эш визиты белән Апас районына килеп китте. Анда ул шушы елда тәмамланган капиталь ремонттан соң Апас районының үзәк район хастаханәсенә килеп китте. Хастаханәдә бинаның түбәсен һәм фасадын яңарттылар, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм коммуникацияләрне алмаштырдылар.
Бүген Республика клиник хастаханәсенә Россия Ангиологлар һәм кан тамырлары хирурглары җәмгыятенең президенты, Кан тамырлары хирургиясе буенча Европа җәмгыятенең (2000) президенты, А. В. Вишневский исемендәге Хирургия институтының кан тамырлары хирургиясе бүлегенең җитәкчесе, Россия дипломнан соң белем бирү медицина академиясенең клиник ангиология һәм кан тамырлары хирургиясе кафедрасының мөдире А.В. Покровский килеп китте.