ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Льготалы категория гражданнарының социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту турында Пенсион фондына гариза бирергә өч айдан аз гына артыграк вакыт калды. Исегезгә төшерәбез, ел буе шундый хокукны кайтару мөмкинлеге законнар җыелмасы белән күздә тотылмый.


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

13 июненнән башлап 19на кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8044 тапкыр чыктылар.

Бүген Казанда, Богатырев ур.,1 буенча дары заводының корпусында янгын булды. Янгын нәтиҗәсендә, 11.00 сәгатькә хәл буенча 4 зыян күргән кеше хастаханәгә тапшырылды. Казан шәһ. АМЯС бригадалары 3 зыян күргән кешене РКХнә китерделәр: 2 – авыр хәлдә,  РКХнең пешү бүлегенең реанимация һәм интенсив терапия палаталарында яталар, 1 – уртача авыр хәлдә. 1 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенә тапшырылды. ГТХ урынында РҺМҮнең 2 бригадасы, АМЯСның 8 бригадасы эшли.


18
июнь, 2016 ел
шимбә

«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», – татар халкының мәкале хәбәр итә. Аңа ияреп, бүген медицина хезмәткәренең көне алдында министр Адел Вафин башлыгында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт медицина университетының хезмәткәрләре Казанның Арча зиратында медицина йолдызларының каберләрен чистарттылар. Хөрмәтләнгәннәр арасында – профессор С.С.Зимницкий, профессор Г.А.Клячкин, профессор Е.М.Лепский, профессор Н.И.Комаров, ирле-хатынлы Шубиннар – профессор Владимир Николай улы һәм табиб Ольга Василий кызы.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Борынгы латин теленнән медицина дәвалау осталыгы дип тәрҗемә ителә. Бөгелмә медиклары шәһәрнең осталык мәктәбендә Медицина хезмәткәренең көнен – үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы бәйрәм иттеләр.

Июньнең өченче якшәмбесе – медицинада зур уңышлар күрсәткән, бөтен тормышларын кешеләрне коткару эшенә багышлаган шәхесләрнең бәйрәме. Регионара клиник-диагностик үзәкнең белгечләре өчен шушы көн аеруча әһәмиятле: һөнәри бәйрәм белән бергә медиклар үзәкнең хирургия хезмәте эшенең 10-еллыгы белән котлаулар кабул итәләр.

Медицина хезмәткәренең көне алдында Республика клиник онкология диспансерында яшь шәфкать туташларын һөнәргә багышлау бәйрәме булды

ЮТҺ нәтиҗәсендә алынган яралардан бүген Казан шәһ. АМЯС фельдшеры Алия Абдуллина вафат булды.

20 июньдә «Академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе» ДАССОда Казан дәүләт медицина академиясенең Галимнәр советының Медицина хезмәткәренең көненә багышланган киңәйтелгән күчмә тантаналы утырышы булачак.

Һөнәри бәйрәмне бу елда Автоградның 10250 медицина хезмәткәре билгели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International