Тармак ветераннары Кан үзәгенең эше белән таныштылар, югары таләпләргә туры килүче югары технологияле җиһазны карадылар. Барысы, бер кеше кебек билгеәделәр, кан хезмәте – кан компонентларында агымдагы ихтыяҗларны тәэмин итүче, шулай ук җитди хәлләрдә дә трансфузиологик ярдәм күрсәтүгә әзерлекне дәвам итүче Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның иң мөһим бүлекләренең берсе.
Республика клиник хастаханә җирлегендә «Сәламәт ашау — озын гөмерлелеккә юл» дигән Сәламәт ашау фестивале узды. Чарада хастаханәнең хезмәткәрләре һәм пациентлары өчен авыл хуҗалыгының экологик чиста продукциясенең ярминкәсе оештырылды. Чарада республиканың бөтен якын тирә районнары катнашты.
Чираттагы семинар барышында сәламләү сүзе белән ТР туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. Төп доклад белән «Татарстан курортлары» ассоциациясенең Башкарма директоры Евгений Терентьев чыгыш ясады. Уздырылган очрашулар сәламәтләндерү оешмаларының кебек медицина оешмаларының да белгечләре өчен бик әһәмиятле, дип ул басым ясады.
Гаилә һәм өйләнешү институтын ныгыту буенча, гаилә мәдәниятен саклап калу буенча төрле дәрәҗәдә эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Татарстанның төрле шәһәрләреннән делегация Түбән Камага килде. Составында ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлыгында Дәүләт советы депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» дигән хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсенең җитәкчеләре, ТР ССМ миныстры урынбасары Сергей Осипов булган, кунаклар Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе карамагындагы «Сонатал» дигән Уңышлы бала табуга хәзерләү мәктәбенә килеп киттеләр. Мәктәптә укулар 2002 елдан бирле баралар, соңгы 5 ел эчендә анда 5000 якын хатын-кызлар килеп китте. Булачак әниләр генә түгел, атиләр белән дә белгечләр консультацияләр үткәрәләр. Булачак ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтелә, аналык һәм аталык күнекмәләренә өйрәтү үткәрелә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә, 2017 елның 28 ноябрендә 15.00 сәг. Казан шәһ., Островский ур., 11/6 (40нчы конференц-залы) адресы буенча наркотикларга каршы өлкәдә проектларны тормышка ашыручы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр билгеләү буенча Комиссия утырышы булачак. Бер үк вакытта белдерәбез, тәкъдим ителгән проектларны яклау белән югары күрсәтелгән коммерцияле булмаган оешмалар саныннан конкурс катнашучыларын тыңлау утырыш чикләрендә планлаштырыла.
Конференциядә функциональ диагностикада файдаланган төп методикалар, аларны файдалануның мөмкинлекләре һәм кимчеләре, аларны билгеләүгә күрсәтүләр һәм зарарлы булулары турында фикер алыштылар. Диагностиканың инструмент алымнарын бәяләү юллары һәм патологиягә бәйле һәр пациент өчен максат күрсәткечләрен төзү, авыруларны профилактикалауның шәхси программалары тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов булышлыгында үткәреленгән «Нечкәбил» Республика гүзәллек, аналык һәм гаилә конкурсы чикләрендә «Нечкәбил»-2017 финалисткасы - «Республика клиник хастаханәсе» ДАССО юридик бүлегенең әйдәүче юрисконсульты Ксения Юрий кызы Кондратьева өчен интернеттан тавыш бирү бара. Сәламәтлек саклау вәкиле өчен конкурсның рәсми сайтында (адресы: http://nechkebil.ru/participants), шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендә конкурс битендә тавыш бирергә була. Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, катнашучы өчен бер тапкыр бер ip-адрестан тавыш бирергә мөмкин. Сайлау 2017 елның 25 ноябрендә тәмамлана.
24 ноябрьдә 12 сәгатьтә Республика клиник хастаханә территориясендә «Сәламәт ашау — озын гөмерлелеккә юл» дигән Сәламәт ашау фестивале узачак. Чарада хастаханәнең хезмәткәрләре һәм пациентлары өчен авыл хуҗалыгының экологик чиста продукциясенең ярминкәсе оештырыла. Чарада республиканың бөтен якын тирә районнары катнашачак. Фестиваль 12 сәг. башлап 16га кадәр хастаханәнең төп корпусы алдында узачак.
Бүген «Татар-информ» МАда Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көнен уздыру нәтиҗәләре буенча пресс-конференция булды.
Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий, ТР ССМ баш штаттан тыш белгече психиатр-наркологы, Республика наркология диспансерының медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Резеда Хәева һәм «Выбор» дигән Бәйлелекләрне профилактикалау үзәгенең белгече Луиза Хәкимова докладчылар булдылар.
Семинарларның теория бүлегендә аутистик спектр бозылулары белән балаларның психофизик үсеше мәсьәләләре, чикләнгән мөмкинлекләре белән балаларда игътибар һәм коммуникатив күнекмәләр үсешенең үзенчәлекләре, физик культурасы күнегүләрен уздыру буенча методик киңәшмәләр мәсьәләләре карап тикшерелделәр.