ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2015 ел
җомга
Йөреп кайтудан, бәдрәфтән, җәмәгатьчелек урыннарыннан соң һәм ашау аддыннан да кул юуның мөһимлеге төрле авырулардан үзеңне саклауда тора. Кул юуның яхшы гадәте, профилактиканың нәтиҗәле чарасы кебек, мөмкин кадәр иртәрәк тупланырга тиеш. Бу максат белән Бөтендөнья кул юу көне һәм Бөтендөнья сәламәт ашау көне чикләрендә Әлмәт муниципаль районының Абдрахман мәктәбенең балалары өчен викторина белән «Чиста куллар көне» уздырылды.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 13–16 октяберендә Мәскәүдә сулау органнарының авырулары буенча XXV Милли конгресс, анда 2156 делегат теркәлде, алар арасында Россия Федерациясенең 34 субъектының 1205 вәкиле, БДБнең, якындагы һәм ерактагы илләрнең 148 делегаты, Европа респиратор җәмәгыятенең 7 вәкиле.

«Сәламәт буын» дигән сәламәт яшәү рәвеше буенча фестиваль Әлмәт 1 нче номерлы УББМдә 6нчы класста укучылар өчен башланды. Чараның оештыручылары – Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә, «Саулык» һәм «Эдельвейс» яшьүсмерләр клублары, Әлмәт медпрофилактика үзәге  балаларда актив яшәү позициясен формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максаты белән чараны уздырдылар.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 2015 елның 12 октябреннән башлап 21нә кадәр ел саен 16 октябрьдә билгеләнгән   Бөтендөнья сәламәт ашау көненә туры китерелгән «Сәламәт ашау турында сөйләшик» дигән ункөнлек узды.

Татарстан Републикасы территориясендә модульле ФАПларның ачылулары «2012–2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән Республика максатлы программасын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырылалар. Бүген Камай саласында модульле ФАПның тантаналы ачылуы булды. Биектау районында 8 шундый корылма эшли инде.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   
Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән тыгыз үзара йогынтыда музыка көллияте сәламәт яшәү рәвеше турында белем арттыруга ярдәм итүче очрашулар уздыруны куллана. Бу юлы белем бирү оешмасының биналарында студентлар һәм укытучылар Әлмәт СПИД-үзәгенең һәм тире-венерологик диспансерның табиблары белән очраштылар. ВИЧ-йогышы, куркынычсыз тәртип һәм җенси юллар белән таратылучы авырулар турында әңгәмә белән СПИД үзәгенең табиб-методисты Елена Фролова һәм ӘТВДның баш табиб урынбасары Юрий Батрасов чыгыш ясадылар.
Берләштерелгән халыкара комиссиясе (БХК) карары буенча халыкара күзәтүчеләр төркеме экспертизасының нәтиҗәләре нигезендә Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсы АККРЕДИТАЦИЯ статусын алды. Бүген бөтен дөньяның 90нан артык илдәге 800дән артык медицина оешмаларына JCI белән вәкаләт бирелгән. Һәм «АМЯХ» ТР ДАССОсы шул оешмаларның рәтләрен тулыландырды.

21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

СПИД, эчкечелекне, тәмәке тартуны һәм токсикоманияне профилактикалау буенча Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты карамагындагы Ведомствоара комиссия эшенең планына ярашлы Әлмәт СПИД үзәге зур профилактик эш уздыра, шул санда шәһәрнең оешмаларында һәм предприятиеләрендә лекторийлар үткәрү буенча. Андый лекцияләр белән беррәттән видеороликлар күрсәтелә, мәгърифәтчелек материаллар таратыла һәм килгәннәрдә зур кызыксыну уяталар. 15 октябрьдә «Әлмәтнефть» НГЧИнең конференцзалында Әлмәт СПИД үзәге белгечләренең цехларның эш коллективлары һәм идарә итү аппараты хезмәткәрләре белән очрашу булды. Республикадагы һәм райондагы ВИЧ-йогышы буенча эпидхәл һәм реаль тарихлар белән табиб-эпидемиолог Алсу Газыймова таныштырды, куркынычсыз тәртип буенча гомуми киңәшләр табиб-методист Елена Фролова бирде.

 

Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат-хезмәте

«Лениногорск район үзәк хастаханәсе» ДАССОда «Педиатр көне» чикләрендә «ТР балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең региональ системасында муниципальара үзәкләрнең роле» темасына семинар-киңәшмә булды. Семинар эшендә Татарстан Республикасының 27 районнан РҮХ баш табибларының балачак һәм бала табарга ярдәм итү буенча урынбасарлары, район педиатрлары, балачак хезмәтенең структур бүлекчәләре мөдирләре катнаштылар. Семинар-киңәшмәне уздыру җирлеген сайлау очраклы түгел. Лениногорск районында 2 муниципальара үзәк уңышлы эшли: балалар хирургиясе үзәге (1980 елдан башлап) һәм балалар реанимациясе үзәге (1992 елдан башлап). Үзәкләрдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш регионының балалар халкына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтелә. Семинарда муниципальара үзәкләрнең роле, аларның мәсьәләләре һәм үсеш юнәлешләре, пациентларның нигезле маршрутизациясен тәэмин итү турында кызыксындыргыч әнгәмә булды. Киңәшмә программасы ахырында аның катнашучылары «Лениногорск РҮХ» ДАССОның капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң яңартылган балалар стационарына барып кайттылар, анда балалар хирургиясе һәм реанимациясе үзәкләре урнашкан.
Бүген «Югары медицина технологияләрнең белем бирү үзәге» КБПда «Өлкән халыкның билгеле төркемнәрен диспансерлаштыру барышында профилактик консультацияләр бирү мәсьәләләре турында» темасына республика семинары булды. Семинарда катнаштылар: ТР ССМ сәламәтлек саклау территориаль органнарының һәм ТР сәламәтлек саклау дәүләт оешмаларының җитәкчеләре, гомуми практика табиблары, терапевтлар, сәламәтлек үзәкләренең, медицина профилактикасы үзәкләренең, бүлекләренең һәм кабинетларының медицина хезмәткәрләре. Семинарны ТР ССМ профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклауны төзү бүлегенең башлыгы Хафизова Е.Д. ачты. Докладлар белән чыгыш ясадылар: Галявич А.С. – Россия ССМның «Казан ДМУ» ЮҺББ ДБББОның кардиология кафедрасы мөдире, профессор, ТР ССМ баш штаттан тыш белгече-кардиологы; Гаврилов И.А. – Республика баш тамырлары үзәгенең («РКДҮ» ДАССО) оештыру-аналитик бүлекнең мөдире; Мәҗитов Б.К. – «ТР ССМ РКОД» ДАССОның диспансер-профилактик бүлегенең мөдире; Вәлиева Ф.В. – Россия ССМның  «Казан ДМУ» ЮҺББ ДБББОның эндокринология кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д.; Хәмитов Р.Ф. – «Казан ДМУ» ЮҺББ ДБББОның 2нче номерлы эчке авырулар кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор, Казан шәһ.пульмонология үзәгенең җитәкчесе; Фролова О.А. – Россия ССМның «Казан ДМА» ӨҺББ ДБББОның гомуми гигиена  кафедрасы профессоры, м.ф.д.; Шакирҗәнов Г.З. – «ТР ССМ РНД » ДАССОсының наркоманияне профилактикалау кабинеты мөдире.  Йөрәкнең ишемик авыруын профилактикалау, инсульт, шикәр диабеты, респиратор авырулар, тәмәке тарту, наркомания, эчкечелек буенча, сәламәт һәм авыру кешенең ашавы турында, шулай ук онкологик авыруларны ачыклауда өлкән халыкның билгеле төркемнәрен диспансерлаштыру нәтиҗәлелеген күтәрүдә беренчел челтәр медицина хезмәткәрләренең роле турында мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International