24 августта Олы Кибәхуҗа саласында Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов катнашуында фельдшер-акушерлык пункты һәм саланың мәдәният йорты бер түбәсе астында урнашкан яңа күп функцияле үзәкнең тантаналы ачылуы булды.
24 августта Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәрен уздырды. Эш сәфәре чикләрендә ТР Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Кукмара район үзәк хастаханәнең капиталь ремонттан соң бала тудыру бүлегенә, шулай ук Кукмарада модульле фельдшер-акушерлык пунктына (ФАП) һәм табиб йортына килеп китте.
2015 елның 24 августында ТР Мамадыш муниципаль районында «Мамадыш» совхозының 2нче Ферма п. һәм Ишки с. «2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктларының тантаналы ачылулары булдылар.
24 августта Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәрен уздырды. Эш сәфәре чикләрендә ТР Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Кукмара район үзәк хастаханәнең капиталь ремонттан соң бала тудыру бүлегенә, шулай ук Кукмарада модульле фельдшер-акушерлык пунктына (ФАП) һәм табиб йортына килеп китте.
Бүген Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң яңадан ачылган «Лениногорск район үзәк хастаханәсе» ДАССОның балалар стационарына килеп китте. Масштаблы төзәтү эшләре бу елның гыйнвар аенда башландылар. Ремонт барышында эчке биналарны өлешчә яңадан планлаштыру эшләнде, бөтен эчке һәм тышкы инженер челтәрләрен алмаштыру уздырылды, фасад җылытылды һәм тышланды, тәрәзә һәм ишек блоклары алмаштырылды.
20 августта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин йөрәк-кан тамырлары авыруларының төп риск факторлары турында «КОМЗ» ААҖ хезмәт коллективы алдында лекция белән чыгыш ясады.