19 августта «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә «Кардиология яңалыклары-2015. Көчле коронар синдромы белән пациентларны дәвалауның соңгы халыкара һәм ватан киңәшләрен күзәтү» конференциясе ТР баш штаттан тыш кардиологы, КДМУ терапия һәм кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич һәм Казан шәһ. РКДҮнең кардиореанимация бүлегенең мөдире Наталья Стекольщикова катнашуында булды.
«Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Мустафин Рәис Роберт улы билгеләнде.
10 августта «Нечкәбил» конкурсының сайтында (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестиваленең катнашучылары өчен сайлау башланды. Бу елда конкурста Буа шәһ. медиклар гаиләсе: Рөстәм, Ләйсән, Резеда һәм Раян Самерхановлар катнаша.
2015 елның 18 августында Бөгелмә муниципаль районына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин килеп китте. Визит барышында 13 бала тәрбиялщъче күп балалы Звегинцевлар гаиләсе белән формаль булмаган очрашу булды.