ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Мөслим районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Гыйлаҗев Рәшид Саип улы билгеләнде.

 

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Сарман районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Шакиров Илдус Мөдәррис улы билгеләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Әлки муниципаль районына килеп китте. Эш сәфәре барышында Рөстәм МиңнехановСихтерме-Хузангайсаласында районара күз хиругиясе үзәген ачты. Объект дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә оештырылган һәм республиканың Кама артындагы регионы ерактагы районнарының халкын сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итүгә чакырылган. Баш табиб Александр Расческов сүзләре буенча, комплекс күзләргә һәртөрле катлаулылыклы операцияләр уздырырга рөхсәт итә торган хәзерге заман технологияләре белән җиһазландырылган. Елга 1-1,5 меңгә якын шундый операция ясарга планлаштырыла.

Тулы эшнең 10 көн эчендә «Dive safely! Су җиңел булсын!» павильоны 7000 якын килүчене кабул итте: спортның су төрләре буенча ФИНА  XVI Дөнья чемпионатыныңкунакларын, катнашучыларын, волонтерларын һәм ФИНА Паркына килүчеләрне. Павильон эше вакытында 1287 кеше ВИЧ-йогышына экспресс-тестлауны түләүсез узды, 4500 кеше табибларның консультациясен алды.

Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты башыннан Казанда медицина ярдәме өчен 2676 мөрәҗәгать итү   теркәлде. Шул санда спортчылардан 416 мөрәҗәгать итү, аларның 397 чит ил спортчыларыннан. Барысы ашыгыч ярдәмне чакыру 149 тапкыр эшләнде, 27 кеше хастаханәгә салынды (бөтен чор буена).


4
август, 2015 ел
сишәмбе
1 августтан башлап 10на кадәр «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОда физкультурачы көненә багышланган «Актив балачак еллары – сәламәт балачак еллары» дигән ункөнлек узачак. Бу көннәрдә клиникада спортка бәйле булган төрле чараларның күплеген уздыру планлаштырылган.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елының чаралары чикләрендә чираттагы акция «Балтач РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре белән «Агрохимсервис» предприятиесенең хезмәткәрләре өчен уздырылды. Шушы предприятиенең 26 хезмәткәренә гомуми практика табибы Г.М. Гимранова «Сәламәт кеше – сәламәт милләт – сәламәт дәүләт» темасына лекция укыды, артериаль кан басымын, авырлыкны, буйны үлчәү утәлде, гәүдә массасының индексы билгеләнде. Шундый ук акцияләрне районның башка эш коллективларында да, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында да уздыру дәвам итә.

Бүген Мамадыш районында, Волга М-7 ФАЮның 965 км,  ЮТҺ булды. Йөк һәм җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, шул санда 3 бала (2014, 2008, 2008 елда туган). ЮТҺ урынына Мамадыш РҮХнең АМЯ табиб бригадасы чыкты. Ике (2008 елда туган) баланың хәле уртача авыр дип билгеләнә, 2 өлкән кеше һәм 2014 елда туган 1 бала – җиңел хәлдә. Дүрт зыян күргән кеше, шул санда 3 бала, ЮТҺ урыныннан Алабуга РҮХнә күчерелде. Бер зыян күргән өлкән кеше медицина ярдәмен күрсәтүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелде.

Бер көн элек 22 сәг.40 мин.Азнакай районында Алферовка авылы янында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль кюветка аву нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, шул санда 4 бала (17 яшь, 17 яшь, 16 яшь, 15 яшь). ЮТҺ урынына Азнакай РҮХнең АМЯнең 2 фельдшер бригадасы килделәр. Ике зыян күргән кеше, шул санда 1 бала (17 яшь) авыр хәлдә Азнакай РҮХнә урнаштырылды. Өч зыян күргән кеше кәнәгатьләнерлек хәлдә, кирәкле медицина ярдәмен күрсәтүдән соң, амбулатор күзәтүгә җибәрелде.


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт тәмамланган Менделеевск районы үзәк хастаханәсен (РҮХ) карап чыкты. Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручыны   Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International