Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Бүген М. Горький исемендәге паркта сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Дәүләт советының депутатлары Ольга Павлова һәм Анастасия Исаева, КДМУ ректоры Алексей Созинов, шулай ук Татарстан Республикасының танылган спортчылары катнашуларында «Без сәламәт! Кушылыгыз!» масса-күләм акциясе үткәрелде. Масштаблы күнегүдә КДМУның 1800 артык студенты һәм 200дән артык Казанда торучы катнашты.
Бүген Түбән Камада «Үзәк базарында» «Кан басымыңны үлчә» дигән акция узды. Ике сәгатъ эчендә монда медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре дежур тордылар һәм бөтен теләүчеләргә кан басымын үлчәделәр.
Татарстанның районнарында модульле ФАПларны ачу Республика максатлы «2012–2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырыла. Бүгенге көнгә бу ФАП районда сигезенче, якындагы вакытта Иске Кәшер һәм Кәүҗияк торак пунктларында тагын ФАП ачылуы булачак.