ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Казан ДМУның инициативасы буенча Казан шәһ. төп сәүдә йортларында «Кан басымыңны бел» дигән акция узды. Акцияне уздыру вакытында КДМУ дәвалау, медик-профилактика факультетларыныңстудентлары, шулай ук медик-фармацевтик көллиятенең укучылары бөтен теләгән кешеләрнең кан басымын үлчәделәр.


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты Казанда яшәүчеләрне һәм каланың кунакларын 14 майда (пәнҗешәмбе) 13.00 сәг. сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Без сәламәт! Кушылыгыз!»акциясенә «Хезмәт резервы» стадионы янына М. Горький исемендәге МЯҮПна чакыралар. Акция йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елының һәм Казан медицина университетының Актлар көне чикләрендә уза.

РКДҮнең урта медицина персоналы «Сәламәтлек белән көч җый!» дигән флэшмобны уздырды. Чара Халыкара шәфкать туташы көненә багышланды. Флэшмобда катнашучылар медицина викторинасының сорауларына җавап бирделәр һәм РКДҮнән бүләкләр алдылар, аннан соң үзәк алдындагы мәйданчыкта музыка астында күнегүләр уздырдылар. Акциядә РКҮДнең 150 шәфкать туташы һәм медбраты катнашты.

Чара бергәләп Бөтенроссия «Зачет күнегүе» акциясенең чикләрендә уздырылды.

2015 елның 15 һәм 16 маенда Республика клиник хастаханәсе һәм ЮМТ Белем бирү үзәге җирлегендә очаның ашыгыч һәм планлы хирургиясе мәсьәләләренә, шулай ук шокка каршы чараларга багышланган мастер-класс булачак. Чарага Татарстан, Марий-Эл Республикаларының, Самара, Оренбург, Омск, Иркутск, Ростов өлкәләренең һәм Санкт-Петербург шәһ. травматологлары-ортопедлары чакырылдылар. Лекторлар төркеме: м.ф.д., ТОҮИның профессоры, курс рәисе Лазарев А.Ф.; м.ф.д., РМДСББАнең  профессоры, ШКХ № 36, Литвина Е.А.; м.ф.д., РХДУның профессоры, ШКХ № 20, Гыйльфанов С.И.; Боткин исемендәге ШКХнең м.ф.к., бүлек мөдире Донченко С.В.

Алар барысы да беренче булу хокукына лаеклы. Чөнки алар – безнең коткаручы хатын-кызларыбыз. Алар ата-аналарыбызны, балаларыбызны, безне сәламәтләндерәләр. Алар безгә елмаюлар һәм шатлык бүләк итәләр, хәтта үзләренә гашыйк итәләр. Бу сокландыргыч, күңел күтәренкелегенә һәм һөнәрлеккә бай хатыннарга, кызларга, безнең ягымлы шәфкать туташларына без мохтаҗ. Алардан башка бер дәвалау-профилактик оешмасын да күз алдына китереп булмый. Аларга табиб билгеләве буенча дөрес дәвалау һәм авыруны кисәтү буенча профилактик эш бәйле.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Шәфкать туташлары ассоциациясе булышлыгында ЮМТ Белем бирү үзәгенең җирлегендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елында чараның төп темасы: «Шәфкать туташлары эшчәнлеге өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» булды. Конференция 250 медхезмәткәрне – республикабызның шәфкать туташлары хезмәтенең һәм медицина клиникаларының җитәкчеләрен, шулай ук РКХнең өлкән шәфкать туташларын җыйды. Конференциядә шәфкать туташларының практикасында куллана торган яңа алымнарның һәм эшкәртүләрнең күргәзмәсе оештырылды.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Ел саен профсоюз оешмасы һәм Шәфкать туташлары советы белән бергә РҮХнең администрациясе оештыра торган «Мамадыш РҮХ» ДАССОда Халыкара шәфкать туташы көнен бәйрәм итү яхшы гадәткә керде. Шулай бу елда да 12 майда иң яхшы шәфкать туташлары хөрмәтенә бәйрәм булды. Бүгенге көнгә Мамадыш РҮХдә 352 урта медицина хезмәткәре эшли, аларның 223 – шәфкать туташы. Алар өчен бу якты бәйрәмдә оешманың акт залында бәйрәм концерты оештырылды.

12 майда бөтен дөньяда шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Бу көн очраклы гына сайланмаган, Кызыл Хач Халыкара оешмасының карары буенча ул Англиянең шәфкать туташы Флоренс Найтингейл хөрмәтенә, аның туган көнендә билгеләнә. Чынлыкта бәйрәмгә инде 100 ел булса да, ул 1971 елда гына оештырылган иде. Россиядә бәйрәм 1993 елдан башлап билгеләнә.

Табиблар фикере буенча, авыручыларны тәрбияләүнең 80% кадәр шәфкать туташларына туры килә. Бу авыр эш зур җан җылылыгын һәм чыдамлыкны таләп итә. Кайвакыт шәфкать  туташларына авыру нәтиҗәсендә бик күп нәрсә бәйле. Алар эш көннәрендә дә һәм бәйрәмнәрдә дә үзләренең постларында. Алар, түбән эш хакына һәм һөнәрнең кечкенә абруена карамыйча, фидакарь эшлиләр. Бу көн бөтен шәфкать туташларын берләштерә.

Республиканың медицина оешмаларында бүген 35 меңгә якын шәфкать туташы эшли.

Талпаннар көчле вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) таратучы булып торалар. Аларның активлык пигы нәкъ майга, июнь башына туры килә.

Талпан энцефалиты белән авырып китү вакытында инкубацион чор яисә йоктыру мизгеленнән башлап беренче клиник билгеләр килеп чыгуга хәтле 7 тәүлектән башлап 30га кадәр (уртача 7–14 тәүлек) тәшкил итә. Талпан энцефалитының башлануы ешрак көчле булуы, температура 39–40 º С кадәр күтәрелү һәм дерелдәү килеп чыгу белән сыйфатлана. Яктыдан курку, күз алмасында, йоту вакытында тамакта авыртулар һәм тамакның кызаруы билгеләнергә мөмкин. Мускул авыртулары (муенда, җилкәләрдә, аяк-кулларда, күкрәк һәм арканың бил бүлекләрендә) борчыйлар.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International