2014 елның 5 майдан башлап 8 майга кадәрТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1045 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 222 кеше, кабаттан баручылар – 823 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1045литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1045 литр. Донор көннәре Югары Ослан РҮХдә һәм Васильево сырхауханәсендә уздырылдылар, аларда 94 донор катнашты.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Норлат район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Йосыпов Марат Рафаэль улы билгеләнде.
ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Әлкәй муниципаль районының Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе» ДАССО баш табибы вазыйфасына Одушкина Светлана Виктор кызы билгеләнде
ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Аксубай район үзәк хастаханәсе» ДАССО баш табибы вазыйфасына Мостафаев Ратмир Равил улы билгеләнде.
Төркиянең Сиде шәһ. (Анталья) ял иткәндә Казан шәһәрененең ике яшәүчесе зыян күрде: баггида йөрү выкытында тормоз системасы эшләми башлаган һәм алар 10-метрлы биеклектән егылып төшкәннәр. Икесе дә ANADOLU HASTANESI Side госпиталенә китерелде.
1967 елда туган зыян күрүченең хәле стабиль авыр, уртача авырлык дәрәҗәсенә якынрак дип билгеләнә. Анда ачык баш миенә бәйле травма, ике яклы пневмоторакс, үпкә ярылуы барлыкка килде, операция уздырылды. Хәзер уңай динамика күзәтелә, пациент аңында, үзе сулый. Дәвалау-диагностикалау чараларының бөтен кирәкле комплексы уздырыла. Пациентның хәленә карап, Казанга күчерү 5 көн узгач кына мөмкин булачак.
2003 елда туган зыян күрүченең күп санлы сыдырылулары булган.Эш визиты белән Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүматый технологияләр департаменты директоры урынбасары Роман Сафронов килеп китте. ТР ЭСС БДМС бердәм медицина мәгълүматый системасын кертү буенча эшләрнең барышын федераль кунакка "Балалар республика клиника хастаханәсе" ДАССОсының "Азино" сырхауханәсе җирлегендә күрсәттеләр. Эшләрнең Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының методик рекомендацияләренә туры китереп үтәлүләре, электрон табибка кабул итүгә язылу һәм пациентларның электрон медицина карталарын алып бару өлешендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү турында билгеләнеп үтелде. Үрнәк өчен, «Азино» сырхауханәсендә пациентларның 93,5%ы табибка алдан язылу буенча киләләр, ә тар белгечлекләр табибларына электрон язылуларның өлеше 100%ка җитте. Роман Сафронов эш темпын түбәнәйтмәскә һәм федераль юл карталарын башкаруны дәвам иттерергә кушты.
Кунак шулай ук "Регионара клиника-диагностика үзәге" ДАССОсына килеп китте.
Тагын бер кат искә төшерер өчен очраштылар…
Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бәйрәм чарасы - Республика ветеран-медикларының очрашуы оештырылды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов катнаштылар, ТР сәламәтлек саклау эшчеләренең профсоюзы рәисе Г.Р. Хөснетдинова, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.У.Әхмәтов, Татарстан Министрлык Ветераннар советы рәисе Н.С. Садыков.