ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Норлат район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Йосыпов Марат Рафаэль улы билгеләнде.
ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Әлкәй муниципаль районының Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе» ДАССО баш табибы вазыйфасына Одушкина Светлана Виктор кызы билгеләнде
ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Аксубай район үзәк хастаханәсе» ДАССО баш табибы вазыйфасына Мостафаев Ратмир Равил улы билгеләнде.
Төркиянең Сиде шәһ. (Анталья) ял иткәндә Казан шәһәрененең ике яшәүчесе зыян күрде: баггида йөрү выкытында тормоз системасы эшләми башлаган һәм алар 10-метрлы биеклектән егылып төшкәннәр. Икесе дә ANADOLU HASTANESI Side госпиталенә китерелде.
1967 елда туган зыян күрүченең хәле стабиль авыр, уртача авырлык дәрәҗәсенә якынрак дип билгеләнә. Анда ачык баш миенә бәйле травма, ике яклы пневмоторакс, үпкә ярылуы барлыкка килде, операция уздырылды. Хәзер уңай динамика күзәтелә, пациент аңында, үзе сулый. Дәвалау-диагностикалау чараларының бөтен кирәкле комплексы уздырыла. Пациентның хәленә карап, Казанга күчерү 5 көн узгач кына мөмкин булачак.
2003 елда туган зыян күрүченең күп санлы сыдырылулары булган.Эш визиты белән Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүматый технологияләр департаменты директоры урынбасары Роман Сафронов килеп китте. ТР ЭСС БДМС бердәм медицина мәгълүматый системасын кертү буенча эшләрнең барышын федераль кунакка "Балалар республика клиника хастаханәсе" ДАССОсының "Азино" сырхауханәсе җирлегендә күрсәттеләр. Эшләрнең Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының методик рекомендацияләренә туры китереп үтәлүләре, электрон табибка кабул итүгә язылу һәм пациентларның электрон медицина карталарын алып бару өлешендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү турында билгеләнеп үтелде. Үрнәк өчен, «Азино» сырхауханәсендә пациентларның 93,5%ы табибка алдан язылу буенча киләләр, ә тар белгечлекләр табибларына электрон язылуларның өлеше 100%ка җитте. Роман Сафронов эш темпын түбәнәйтмәскә һәм федераль юл карталарын башкаруны дәвам иттерергә кушты.
Кунак шулай ук "Регионара клиника-диагностика үзәге" ДАССОсына килеп китте.
Тагын бер кат искә төшерер өчен очраштылар…
Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бәйрәм чарасы - Республика ветеран-медикларының очрашуы оештырылды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов катнаштылар, ТР сәламәтлек саклау эшчеләренең профсоюзы рәисе Г.Р. Хөснетдинова, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.У.Әхмәтов, Татарстан Министрлык Ветераннар советы рәисе Н.С. Садыков.
Медицина фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказан табибы, югары квалификацион категорияле табиб, «2нче номерлы Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның неврология бүлеге мөдире Әхмәдуллина Дүсинә Шамил кызы «Ватан сәламәтлек саклавы алдында күрсәткән хезмәт өчен медаль» белән бүләкләнде.
Казан шәһ. «Сугыш ветераннары өчен госпитале» ДАССОдаБөек Ватан сугышында Җиңүнең 69нчы еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Стационар дәвалауда булган катнашучыларны, ветераннарны, ветераннарның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасының Ветераннар советы рәисе Юлашев Әхәт Гайнулла улы һәм пенсионерларның Республика иҗтимагый оешмасының рәисе урынбасары Вайнер Ефим Михаил улы тәбрик итәргә килделәр.