12 июньдә Мамадыш РҮХнең онкология кабинеты хезмәткәрләре: табиб-онколог Мария Дианова һәм шәфкать туташы Альбина Баязитова Кама Леспромхоз бистәсе амбулаториясенә барды.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт бара. Хәзерге вакытта «Б» блогында капиталь ремонтның икенче этабы ахырына якынлаша, монда җибәрү-көйләү, төзекләндерү, шулай ук блокны медицина җиһазлары белән тәэмин итү эшләре бара.
Сәйфетдинова Хәнүзә Мөхәммәтдин кызы «Мамадыш РҮХ» ДАССУның сырхауханәсенең шәфкать туташы - 1973 елдан бирле Мамадыш хастаханәсендә эшли.
Түбән Кама муниципалитетында туберкулезны, ВИЧ-инфекцияне һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне профилактикалау, кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Быел район хастаханәләренең сырхауханәләренә 700дән артык медицина җиһазы кайтачак. Бу мөмкинлек федераль казнадан Татарстанга «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча өстәмә акчалар бүлеп биргәннән соң барлыкка килде.
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Кулларыгызны сабын белән юыгыз, төчкергәндә, ютәлләгәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткаларыгызны файдаланыгыз, йөзегезгә бары чиста салфеткалар яки юылган куллар белән генә кагылыгыз.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең үзенчәлеге-хроник һәм кискен бөер патологиясеннән интегүче пациентларга ярдәм күрсәтү бүлеге булу. Монда COVID-19 авыручы пациентларга ярдәм күрсәтелә.
Гаилә бәйрәме турында сөйләшүне дәвам итәбез.
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Әлмәт шәһәр паркында берничә дистә ел бергә гомер иткән парларны котладылар. Алар арасында – Медсанчасть табиблары Дерендяевлар гаиләсе - Александр Петрович һәм Ирина Васильевна.
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының региональ этабы йомгаклары буенча «Беренчел онкология кабинетында пациентларга онкологик ярдәм күрсәтү» медицина хезмәте Мамадыш РҮХ "Халык өчен хезмәт" номинациясендә җиңүче булды.
Балалар Республика клиник хастаханәсе коллективы һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 9 июлендә, 44 яшендә БРКХ директоры Илдар Рәфкать улы Закиров вафат булды.