10 июльдә Татарстанның Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чарага медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итү өчен 40тан артык медицина хезмәткәре җәлеп ителгән иде, медицина персоналы булган 7 стационар медпункт оештырылган иде.
Чистай хастаханәсе балалар сырхауханәсенең медхезмәткәрләре - Гүзәл Сафиуллина, Эльвира Галимова, Людмила Трофимова балалар өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс үткәрделәр.
2022 елның җәй айларында 17 «Лада Ларгус» автомобиле «Сәламәтлек саклау» милли проектына кергән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынды.
Түбән Кама Россия Сәламәтлек саклау системасында кадрлар сәясәте турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясе астында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда KAZAN DIGITAL WEEK – 2022 халыкара форумын үткәрә.
2022 елның июнендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе лицензия алырга теләүчеләргә һәм лицензиатларга карата 89 планнан тыш бәя бирде.
Россия Федерациясе Федераль Җыелышының VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Тукай РҮХнең Мусабай-Завод авылында фельдшер-акушерлык пунктында булды.
Шәймардановлар-Железновлар гаиләсе - гамәли белгечләр, алар 55 елдан артык кешеләргә ярдәм итәләр. Хәзерге вакытта Железнова Светлана Ильинична «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССУ 4нче бүлек мөдире, ә кызы Хәйруллина Анастасия Андреевна 7нче шәһәр сырхауханәсендә участок терапевты булып эшли.
7 июльдән 25 августка кадәр Әлмәттә һәм Лениногорскида «Альмедик» һәм «Призвание» Бөтенроссия студентлар медицина отрядлары эшен башлап җибәрде. Проектлар Татарстан, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Пермь, Ростов, Воронеж, Оренбург, Томск, Кемерово, Түбән Новгород, Архангельск, Рязань, Төмән, һәм Иркутск өлкәләреннән 45 студентны берләштерәчәк.
"Мамадыш РҮХ" ДАССУда 2022 елның 1 июленә 5077 кеше диспансеризация, 542е профилактик тикшерүләр узды.