ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Казанның 7нче номерлы Шәһәр балалар поликлиникасы базасында торгызу дәвалау үзәге эшли. Ул нерв системасы авырулары булган балалар өчен билгеләнгән: ДЦП, баш мие һәм спиналь имгәнүләр, инсультлар нәтиҗәләре. Үзәккә Казанның балалар сырхауханәләренең неврологлары яисә участок педиатрлары җибәрелә.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 40% ка якыны артериаль кан басымы арткан. «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте медиклары Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган акция тәмамланганнан соң шундый нәтиҗәләр алдылар.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге ТР ССМ Республика клиник наркология диспансеры белән бергә Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты студентлары өчен сәламәт яшәү рәвеше һәм начар гадәтләрне профилактикалау буенча лекторий уздырдылар.

Урыссу РҮХдә яман шеш диагнозы белән барлыгы 529 кеше исәптә тора. Шуларның 66,7% ы-1 һәм 2 стадиясендә.

Медицина фәннәре кандидаты, КДМУның госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты, табиб-балалар кардиологы Сабирова Динә Рәшит кызы пульсоксиметрия ни өчен кирәк? Кайсы очракларда үткәрелә? Һәм ни өчен бу мөһим? сорауларына җавап бирә

Бүген Бөтендөнья Паркинсон авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның символы - кызыл мәк.


8
апрель, 2022 ел
җомга

Казан дәүләт медицина университетында «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе чикләрендә «Сәламәтлек саклауда волонтерлык» темасына түгәрәк өстәле үтте.

Ульяновск өлкәсеннән табиблар Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп киттеләр. Кунаклар реабилитация бүлеген оештыру, неврология, травматология һәм кардиология профиле авырулары белән пациентларны реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын эшләү  белән танышты.

7 апрельдә «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә Горький исемендәге паркта «Сәламәт бул!» фестивален үткәрде.

2022 елның 15 апрелендә Amtec Kazanда "Врач&Пациент. Диалог на равных" практик сессия үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International