Бүген Чаллы шәһәренең инфекцион хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары: компьютер томографиясе (КТ) аппараты һәм үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) өчен тугыз аппарат кайтарылган.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 1нче номерлы сырхауханәсенең гомуми практика табибы Оксана Васильевна Бондаренко COVID-госпиталендә икенче тапкыр.
Узган атнада Түбән Кама РҮХнең йогышлы госпиталендә зур смена тәмамланды-ике атналык сменаны эшләгән медицина хезмәткәрләре үз бүлекләренә кайттылар, аларга алмашка хезмәттәшләре килде. Кызыл зонадан чыкканнан соң медиклар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм пациентларның күбәюе турында сөйләделәр.
Бөек Ватан сугышы ветераны, сәламәтлек саклау ветераны Солтания Баһаветдин кызы Җамалетдинова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов котлады.
25 сентябрьдә Түбән Кама егете Михаил Костинны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр-эш урынында имгәнү нәтиҗәсендә егетнең уң кулындагы өч бармак зыян күрә.
Республика балалар клиник хастаханәсе администрациясе Стратегик инициативалар агентлыгының делегациясен клиника эше белән таныштырган соң, оешманың структур бүлекчәләрен күрсәтте.
Чирмешән хастаханәсендә районның өлкән буын табибларына багышланган тантаналы чара узды. Чирмешән үзәк район хастаханәсендә лаеклы ялга киткән табибларны, шәфкать туташларын, санитаркаларны һәм техник персоналны беркайчан да онытмыйлар.
Коморгуза авылында "Сәламәт йөрәк" сынау проекты кысаларында Әтнә район үзәк хастаханәсе фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары һәм Казан белгечләрен җәлеп итеп, гипертония буенча пациент мәктәбе үткәрде.
Түбән Камада гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләре кысаларында чаралар узды. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча команда-штаб күнекмәләренә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары һәм Түбән Кама Үзәк район күп тармаклы хастаханәнең ГО һәм ГХ штабы җәлеп ителде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы (алга таба-министрлык) 2021 елга Министрлык максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыруның башлануы турында игълан итә.