Казан шәһәренең балалар стоматология сырхауханәләренең 2019 елның якшәмбе көннәрендә һәм 2020 елның гыйнварында кичектергесез мөрәҗәгать итү очракларына дежур тору графигы.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең травматология пункты мөдире Андрей Аркадьев таеп егылучыларда, тау шуганда егылучыларда яки тимераякта шуучыларда нинди имгәнүләр еш булуы турында сөйләде. Белгеч ничек дөрес егылырга һәм җәрәхәтләнгән очракта, нишләргә ярамаганлыгы турында бик файдалы киңәшләр бирде.
Татарстанда 14 гыйнвардан башлап 23 гыйнварга кадәр «ЛОР-органнар авыруларын профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза.
Әстерхан өлкәсе сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Ольга Гребнева һәм С.М.Киров исемендәге 3нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Ажи Юлушев дәвалау-диагностикалау процессын оештыру белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән Казанга килделәр. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзеттулов озатуында кунаклар Татарстанның иң эре клиникаларында булдылар.
Сукырлар өчен махсус Республика китапханәсендә Республика медицина профилактикасы үзәге белгечләре «ТИСБИ» Идарә университетының беренче курс укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында лекторий уздырдылар.
Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премиясе белән бүләкләделәр. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2018 ел нәтиҗәләре буенча 14нче ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә премияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.
Әстерхан өлкәсеннән сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Ольга Гребневаның җитәкчелегендә делегация эш визиты белән Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте.
Балалар республика клиник хастаханәсенең табиблары Казан шәһәренең Республика балалар йортында 50дән артык балага консультацияләү һәм диагностикалау үткәрделәр.
2019 елның 14 гыйнварында озак авырудан соң 73нче яшендә Галеев Ринат Харис улы вафат булды. Татарстан Республикасы трансплантологиясенә нигез салучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Европа һәм Россия буенча урологлар, трансплантологлар, онкологлар җәмгыяте әгъзасы. 40 елдан артык ул табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, шулардан 30 ел Республика клиник хастаханәсенең урология бүлеген һәм бөер күчереп утырту бүлеген җитәкләде.
Халык өчен профилактика эшен камилләштерү максатыннан Балалар республика клиник хастаханәсендә клиника тәкъдим ителгән социаль челтәрләрнең подписчиклары белән туры эфир узды.