Әстерхан өлкәсеннән сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Ольга Гребневаның җитәкчелегендә делегация эш визиты белән Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Кунаклар клиниканың структур бүлекчәләре: реанимация консультатив үзәге, ангиография, компьютер томографиясе, кардиохирургия бүлеге, кардиохирургия һәм нейрохирургия операцион блогы, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге белән таныштылар. Делегатлар шулай ук «Азино» балалар сырхауханәсендә дә булдылар. Кунаклар эш процессының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр һәм партнерлыкта тирән кызыксынуларын белдерделәр.