Балалар республика клиник хастаханәсенең табиблары Казан шәһәренең Республика балалар йортында 50дән артык балага консультацияләү һәм диагностикалау үткәрделәр. Күчмә бригада составына төрле профильле белгечләр: педиатр, офтальмолог, невролог, ЛОР-табиб, ортопед, уролог, гинеколог керделәр. Кечкенә пациентлар кардиограмма, УЗИ һәм лаборатор тикшеренүләр уздылар.