Татарстанда «ЛОР-органнар авыруларын профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Татарстанда 14 гыйнвардан башлап 23 гыйнварга кадәр «ЛОР-органнар авыруларын профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза.

ЛОР-органнар авыруларының күпчелек очраклары көзге-кышкы чорда аеруча киң таралган йогышлы авырулар белән бәйле. Ангина, ринит, синусит, трахеобронхит һәм башка ЛОР-авырулар белән зарарлану артык туңу яисә организмга эләккән йогыш аркасында була. Әлеге ЛОР-авырулар чыганагы булып А һәм В грипп вируслары, парагрипп вируслары, респиратор йогышы, аденовируслар, риновируслар, энтеровируслар һәм башка йогышлар торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International