ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен утызынчы тапкыр билгеләп үтәчәкләр. Быел ул «Үз статусыңны бел» лозунгы астында узачак.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

  Бүген Салават Күпере Торак комплексында "Бердәм Россия" партиясенең "Сәламәт киләчәк" партия проекты кысаларында тормышка ашырыла торган "Сәламәт мәктәп" профилактик акциясе узды. Чара Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыков һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты А.З. Фәррахов катнашында узды.

Бүген Апас районының Дәвеш авылында капиталь ремонттан соң фельдшер-акушерлык пунктының, шулай ук сырхауханәнең тантаналы ачылышы булды. Тантаналы ачылышта Апас муниципаль районы башлыгы, Совет рәисе Рәшид Заһидуллин, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, «АК БАРС» БАНК ГАҖ Идарәсенең Рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, ТР ССМ метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, Апас ҮРХ баш табибы Алмаз Алиуллин катнаштылар.

Татарстан халкы 2019 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны һәм үсеш юнәлешләрен билгеләде. 28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева катнашуында Иҗтимагый совет утырышы узды.

«Ак чәчәкләр» республика конкурсы номинантлары Германиянең һәм Нидерландиянең әйдәүче клиникаларында сәламәтлек саклауны оештыру буенча  чит ил стажировкасын узалар. Стажировка шушы илләрнең сәламәтлек саклауны оештыру буенча лекцияләр рәвешендә теоретик өлешне дә, клиникаларның профильле бүлекләрен дә үз эченә ала. Хәзерге вакытта безнең белгечләр Изге Винсент исемендәге Хирургия клиникасына, Дюссельдорф Университет клиникасына, Бонның реабилитация үзәгенә, Мюнхенгладбахның күп профильле госпиталенә килеп киттеләр. Бүген төркем Нидерландиягә күчеп китте, анда Маастрихтның, Гааганың һәм Неймегенның Университет клиникаларына барырга туры киләчәк. Стажировка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм югары технологияләр белем бирү үзәгенең уртак проекты булып тора.

28 ноябрьдә Казанда халыкара катнашу белән «Генетика кардиологиядә. Киләчәк килде» дигән фнни-гамәли конференция узды. Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Кардиология генетикасының милли лигасы.

28 ноябрьдә Түбән Кама медицина көллиятендә педагогик коллективның Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советының коррупциягә каршылык күрсәтү бүлегенең вәкиле белән коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-мәгърифәтчелек очрашуы булды.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Балалар республика клинк хастаханәсенә эш визиты белән Чиләбе өлкәсеннән делегация килеп китте. Аларның визит максаты  структур бүлекчәләр белән танышу һәм клиниканың эш стандартлары тәҗрибәсен өйрәнү булды.

Республика клиник хастаханәсе  архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитетының «Коммерцияле булмаган оешмасының һәм  Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын  комплектлау чыганагының – гавами хакимият органының иң яхшы архивы» конурсында катнашты һәм архив хезмәтен модернизацияләү өчен Грант алуга күрсәтелде.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 26 ноябрендә Казан балалар хирургиясе мәктәбенә нигез салучы хөрмәтле Укытучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, профессор Михаил Рафаил улы Рокицкий вафат булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International