Конференциядә агымдагы елның 10 ае эчендә ТР сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел онкология кабинетларының эшчәнлек йомгакларын ясаячаклар, Татарстан Республикасы халкына онкологик ярдәм күрсәтү системасы, Россиядә һәм Татарстанда паллиатив һәм хоспис ярдәм күрсәтү системасы турында, паллиатив хезмәтнең үсеш юнәлешләре һәм яңа мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.
Бүген Алексеевск районында, Казан – Оренбург а/ю 90нче км, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 зыян күргән кеше авыр хәлдә Алексеевск ҮРХнә тапшырылды, 3 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Чистай ҮРХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына Алексеевск ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.
Семинар барышында психоактив матдәләрне яшүсмерләр куллану мәсьәләләре турында һәм аларның организмга зыянының йогынтысы турында фикер алышылды. Педагогларда йогышлы-тире авыруларын профилактикалау мәсьәләсе зур кызыксыну уятты.
2017 елның 13 һәм 14 декабрендә Казанда «Ашказаны яман шешенең минималь инвазив хирургиясе» дигән авторлар мастер-классы булачак. Аның максаты – Татарстан Республикасы белгечләрен ашказанының иртә һәм таралган яман шешен дәвалауның хәзерге заман принципларына өйрәтү.
Иртәгә Казан дәүләт медицина университында Регионара ИФОда һәм УФОда РФ атказан табибларының стратегик сессиясе булачак. Ул Идел буе һәм Урал федераль округларының медицина берләшмәсенең һәм территориаль сәламәт саклау органнарының 200гә якын абруйлы вәкилен бер мәйданчыкта җыячак.
Бүген Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә Казан дәүләт медицина университы студентлары килеп киттеләр. КДМУ сәламәтлек саклауда менеджмент кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Лилия Якупова булачак медикларга медицинада киләчәкнең һөнәрләре турында сөйләде. Сырхауханәнең баш табибы Айрат Зиатдинов һәм директоры Илдар Закиров таныштыру экскурсиясен уздырдылар – биологик материал өчен алу лабораторияләрне, нур диагностикасы бүлеген, составына бассейн, ЛФК һәм механотерапия заллары кергән медицина реабилитация бүлеген, хатан-кызлар консультациясен күрсәттеләр.
Республика клиник онкология диспансерының интервенцион радиология табиблары Кытайда, Нанкин шәһ. Southeast University Zhongda Hospital, табибларны камилләштерү программасы чикләрендә стажировка үтәләр. РКОД медиклары госпиталь интервенцион радиология бүлегенең эше белән танышалар. Ел саен монда 4000 артык интервенцион тыкшынулар бөтен юнәлешләр буенча уздырыла.
Бөтен Россиядән белгечләр хәрәкәт бозуларының, вертеброневрологик һәм нерв-мускул авыруларның дифференциаль диагностикасы, неврологик авырулары киң спектрының рациональ фармакотерапиясенең хәзерге заман принциплары һәм реабилитацион карашлар һәм технологияләр турында фикер алышачаклар.
Экскурсия барышында хастаханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина учреждениедә, шул санда сырхауханәләрдә һәм ФАПларда, капитальный ремонт уздырылды, кабул итү-диагностик бүлек ачылды, районда 8 яңа фельшер-акушерлык пункты төзелде, дип сөйләде. Хастаханә хәзерге заман җиһаз белән җиһазландырылды, пациентлар һәм медицина персоналы өчен бөтен шартлар оештырылды.
НТР-24 телеканалында «Синең сәламәтлегең өчен, Түбән Кама» дигән тапшырулар циклы «Түбән Кама районында халыкны наркотиклаштыру профилактикасы» муниципаль программасы чикләрендә чыга. Программада – наркотик бәйлелек белән интегүче кешеләрнең эч серләрен сөйләү, кальяннар, алкоголь, никотин, электрон тәмәке һәм наркотиклар зыяны, табиблар киңәшләре.