Бүген «Казан» ММҮдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булды. Тантаналы өлеш Паркта Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган гаскәри-медикларга һәйкәл янында башланды. Анда ветераннар өчен кыр “кухнясы” оештырылды, сугыш елларының җырлары яңгырадылар, чәчәкләр салу церемониясе булды. Чәчәкләр салуы Мәңгелек ут янында да узды.
Бәйрәм концерты, тәбрикләүләр, бүләкләүләр һәм төшке аш мәҗлесе белән «Казан» ММҮдә ветераннар өчен бәйрәм тәмамланды.
Тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре белән ветераннарга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин мөрәҗәгать итте. Республика медикларының тырышлыклары белән 350 мең сугышта зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтелгән, алардан 207 мең кеше фронтка әйләнеп кайтты. «Әлбәттә, Җиңү Кызыл армиянең һәм хәрби-дингез флотының медицина хезмәтенең кертелгән өлешеннән башка мөмкин булмады» – дип, министр басым ясады.
Адел Вафин тармак ветераннарына республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бастырып чыгарылган «Җиңү исеменә» дигән Истәлек китабын, шулай ук рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме алдында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының һәм Байсар табиб амбулаториясенең ачылуы Актаныш муниципаль районының Чөгөнә һәм Байсар авылларында торучылар өчен бәйрәм вакыйгасы һәм күптән көтелгән бүләк булды.
Конференциядә патофизиологиянең, клиниканың, диагностиканың һәм бөерләр авыруларын дәвалауның хәзерге заман аспектлары, шикәр диабеты вакытында бөерләрнең зарарлануы, бөерләрнең көчле яралануы; ХБА вакытында анемияне һәм минераль-сөяк бозуларны дәвалау мәсьәләләре, диализның көнүзәк мәсьәләләре; бөер трансплантатның реципиентларында иммуноспурессиянең яңа стратегияләре, Идел буе Федераль округында һәм Россиянең башка регионнарында нефрологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре яктыртылдылар.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш программасы чикләрендә «Тәтеш РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының укытучылар коллективы (21 кеше) һәм «Татарстан Почтасы» ПЭРҮнең хезмәткәрләре (18 кеше) белән очрашу оештырылды.
Лекцияләрне төрләндерү өчен, аларны интерактивлык тәртибендә уздырдылар, катнашучылар медицина хезмәткәрләренең тикшерү астында бер берсенә артериаль кан басымын һәм тән массасы индексын үлчәделәр, күрсәткечләрне тикшерү көндәлекләренә яздылыр. Күтәренке кан басымы белән бер ничә кеше ачыкланды, аларны гомуми практика табиблары карадылар, һәм киләчәктәге тикшерү өчен аларны кабул итүгә чакырдылар. Фильмны караганнан соң катнашучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар. Ә почтамт эшчеләре агитацион мәгълүматларны таратуда ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.Бүген РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Т.В. Яковлева рәислегендә видеоконференция тәртибендә «Төп сәбәпләрдән үлемнәр санын, сабыйлар үлемнәренең санын киметү, шулай ук халыкка диспансеризацияләүне уздыруның барышы турында» дигән селектор киңәшмәсе булды.
Т.В.Яковлева докладында, шулай ук РФ ССМның ашыгыч медицина ярдәме буенча баш штаттан тыш белгече С.Ю.Багненконың һәм РФ баш штаттан тыш нейрохирургы В.В.Крыловның чыгышларында Татарстан Республикасы төп сәбәпләрдән үлемнәр санын киметү буенча иң уңышлы территорияләрдән берсе буларак билгеләнде.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елын уздыру буенча чараларны оештыру турында доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин чыгыш ясады. Татьяна Яковлева Татарстан йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елының чикләрендә төрле акцияләрне һәм чараларны уздыру буенча актив регион булып тора дип билгеләде.