Марий Эл Республикасында торучы пациент производствода имгәнелде: агач эшкәртү предприятиесында сул кулы түгәрәк пычкыга эләкте, шуның нәтиҗәсендә терсәк сөягенең астагы безәлек сөяге дәрәҗәсендә сул кул чугының тулы травматик аерылуы килеп чыкты. Мөрәҗәгать иткәч АМЯ бригадасы белән ул Республика клиник хастаханәсенең травмоүзәгенә тапшырылды. РКХ ДАССО 2нче травматология бүлегенең микрохирурглары пациентка кул чугын күчереп утыртуның операциясен ясадылар. Операциянең дәвамлылыгы 7 сәгать тәшкил итте. Операцияне РКХ травма үзәгенең 2нче травматология бүлегенең җитәкчесе, хирург-табиб, м.ф.д., профессор А.А. Богов, 1нче ассистент – м.ф.к. Р.И. Муллин, ассистентлар – А.А. Богов (кечесе), В.Л. Филлипов, анестезиолог – Д.Д. Кара ясадылар.
Игелеклелекне эчке сәбәпләр аркасында күрсәтү көне – халыкара хәйрия җәмгыятьләренең күптән түгел булган инициативаларының берсе. Бу бәйрәм гомумдөнья мәгънәсенә ия, аны бөтен дөнья белән бәйрәм итәләр. Бу көнне, оештыручылар өндәгәнчә, бөтен кешеләргә игелекле һәм игелекле генә түгел, ә чиксез һәм риясыз игелекле булырга кирәк. Кама балалар медицина үзәге игелекнең үз бөртеген бүләк итәргә карар итте һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар (Балалар сырхауханәсенең пациентлары) өчен бәйрәм ясады. Һәр бала бүләккә йомшак уенчык, канцелярия кирәк-яракларының җыелмасын һәм соклар алды.
11-13 февральдә Республика клиник хастаханәсе җирлегендә эчке авырулар буенча III Халыкара Интернет-конгресс булды.
Халыкара Интернет-конгрессның on-line тәртиптәге эшендә терапевтик бүлекләрнең табиблары, яшь интерн-табиблар, ординаторлар катнашты. Укуларның трансляциясе РКХ уку-методик блогының бинасында 3 көн дәвамында уздырылды.
2014 елның 10–14 февралендәТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1470 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 363 кеше, кабаттан баручылар – 1107 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1490 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1290 литр.
Кама балалар медицина үзәгенең 180 хезмәткәре «Татарстанның чаңгы эзе-2014» дигән масса-күләм ярышларында катнашты. Чара шимбә көнне «Прибрежный» паркында узды. Катнашучылар өчен бу гади чаңгы узышлары гына түгел, ә безнең сәламәтлегебез безнең кулда булганлыгын үз үрнәкләрендә күрсәтергә мөмкинлек тә иде. VIP чабышта икенче шәһәр җитәкчеләре белән бергә КДМҮ баш табибы Тимур Мөбәрәкшин катнашты. Бәйрәм вакытында бөтен теләүчеләр ашый һәм чәй эчеп җылына алдылар. Чара медикларга спорт сыйфатларын, сәламәт яшәү рәвешенә чын күңелдән бирелгәнлекләрен күрсәтергә генә түгел, шулай ук бердәмлекләрен һәм корпоратив рухларын тагын да ныгытырга мөмкинлек бирде.
Яман шеш авыруы белән авыручы балалар көнен 15 февральдә ел саен планетаның күп илләре билгеләп үтәләр. Бу дата календарьдә беренче тапкыр Дөньякүләм яман шеш авыруы белән авыручы балаларның ата-аналарының конфедерациясе (ICCCPO) башлап йөрүе буенча 2001 елда барлыкка килде.
Беренче Халыкара көн 15 гыйнварда Люксембургта үткәрелде, әмма соңрак датаны бер айга күчерергә карар кабул ителде . Бүген Яман шеш авыруы белән авыручы балалар көне Халыкара балалар онкологлары җәмгыяте яклавы астында 40тан артык илдә үткәрелә.
Бүгенге акция багышланган проблеманың актуальлеге арта. Медицина статистикасына караганда, ел саен дөньяда якынча 200 мең бала яман шеш белән авырый, аларның яртысы үлә.
Онкология авыруларын уңышлы дәвалауның нигезе булып үз вакытында ясалган диагностика санала. Әгәр авыру беренче яки икенче стадиясендә табылса, дәвалау еш уңай тәмамлана. Әмма яман шеш очракларының унынчы өлеше өченче стадиясендә генә ачыклана, ә балаларның сигез процентында аңа дүртенче стадиясендә генә диагноз куела. Катлаулылык тагын шуннан гыйбарәт: онкология формалары бик күп - якынча 200, һәм авыру теләсә кайсы диярлек әгъзада башлана ала. Балаларны барыннан да ешрак лейкемия, яки кан яман шеше биләп ала.
Бөгелмә муниципаль районында акушерлык патологиясенең түбән һәм урта дәрәҗәдәге рискы булган хатын-кызлар өчен икенче дәрәҗәдәге бала тудыру йорты ачылды. Яңа бала тудыру йортының ачылу церемониясендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты. 100 ятак-урынлы районара бала тудыру йортын төзү якынча 20 ел элек башланган иде. Башта - Россиянең бюджеты чаралары хисабына. Төзүне Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов булышлыгы аркасында дәвам иттереп булды. Бала тудыру йортының баш табибы Василий Голованов сүзләренә караганда, яңа бала тудыру йорты, беренче чиратта, реанимация ярдәмен күрсәтү өчен шартлар тудырырга һәм җитлекми туган балаларны тергезергә, авырлы хатын-кызларның тору шартларын яхшыртырга, медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын камилләштерергә рөхсәт итәчәк. Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин билгеләп үткәнчә, бала тудыру йорты Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышыннан хатын-кызларны кабул итәчәк.