Самара өлкәсе паллиатив медицина белгечләре Балалар Республика клиник хастаханәсенә килде. Визитның максаты - үзәк белән танышу , шулай ук кыска эчәк синдромы булган балаларны алып бару тәҗрибәсен өйрәнү.
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә KazanDigitalWeek халыкара форумы һәм DigitalSkills 2022 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә IV тармак чемпионатының уртак ачылышы узды.
Клиниканың һәм «Линия жизни» хәйрия фондының уртак проекты ярдәмендә Казан шәһәренең 1нче Шәһәр балалар хастаханәсенең яңа туган балалар өчен реанимация бүлеге Швейцария җитештергән «Гамильтон Медикал» ясалма вентиляцияләү өч заманча аппаратка ия булды.
Халык фронты дәүләт хезмәтләре Порталы аша табибка язылу белән бәйле проблемаларны ачыклау максатыннан анкета үткәрә. Сорауларга җавап биреп, сез ктабибка язылу процедурасының сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәсез.
22-23 сентябрь көннәрендә Казан «Превентив психиатрия: иртә диагностика һәм үз вакытында терапия» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны кабул итәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында ел саен уза торган Kazan Digital Week форумын ачты. Ул IT-өлкәдә 200 дән артык проект тәкъдим ителгән күргәзмә экспозициясен, шул исәптән «Сәламәтлек саклауда цифрлы карарлар» стендын карады.
Арча районында мобиль поликлиника үз эшен дәвам итә. Хәзерге вакытта ул Яңа Чүриле авылында эшли. Якындагы авыллардан пациентлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына керә торган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алынган «Арча РҮХ» ДАССУның автомобилендә китерелә.
- Без эш процессларын автоматлаштыруга омтылабыз, һәр эш урыны стандартлаштырылган булырга, ә эш алгоритмнары һәр пункт буенча үтәлергә тиеш, - дип билгеләп үтә БРКХнең оештыру методы һәм сыйфаты буенча баш табиб урынбасары Альмира Мостафаева.
Татарстан Республикасы Прокуроры Балалар Республика клиник хастаханәсендә булды. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озатуында Илдус Нәфыйков республика балалар клиник хастаханәсенең онкоүзәген карады.
«Мамадыш РҮХ» ДАССУда Донор көне узды. Барлыгы 100 дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 71е кан тапшыра алды.