Җиңү Көне алдыннан Яр Чаллыда ветераннарга медицина хезмәте күрсәтү буенча акция дәвам итә.
25 апрельдә «Татарстан Республикасы территориясендә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү» региональ проекты чикләрендә «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ сырхауханәсендә «РКДҮ» ДАССУнең белгечләре табиб-кардиолог һәм функциональ диагностика табибы тарафыннан йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән пациентларга консультатив һәм профилактик карап тикшерү уздырылды.
Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 кеше югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү өчен «РКДҮ» ДАССУнә җибәрелде.
Пермь дәүләт медицина университетын тәмамлаучыларны Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә эшкә чакыралар. ТКҮРМБ җитәкчелеге кадрларны җәлеп итү буенча актив эшне дәвам итә. Пермьдә узган комиссия утырышында Түбән Кама делегациясе дәвалау эше белгечлеге буенча белем алучы 6 курс студентлары белән очрашты. Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Марс Мостафин чыгыш ясады. Җитәкче Пермьгә кадрлар бүлеге белгече белән килде. Булачак участок-терапевтларына Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә эшнең өстенлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук яшь табибларга булышлык күрсәтүнең төрле чаралары турында җентекләп сөйләделәр. Катнашучыларның күбесе әлеге тәкъдим белән җитди кызыксынды.
25 апрельдә КФУның инжиниринг үзәге җирлегендә Яр Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2019» спартакиадасының зона этабы узды. Катнашучылар өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм аркан тарту кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУнең хезмәткәрләре өстәл теннисы һәм җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мемориаль музее урнашкан. Бу бүлмә – Габдулла Тукай соңгы көннәрен үткәргән палата булган. 1913 елның 15 апрелендә, 27 яшькә кадәр берничә көн яшәп бетермичә, вафат булды.
Быел «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсы 12нче тапкыр булачак. Төрле елларда аның җиңүчеләре сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе төп приз сыйфатында автомобиль алуы традициягә керде инде. 2019 ел конкурсында биш номинация тәкъдим ителгән: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясеннән тыш, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк.
2019 елның 26 апрелендә Мәскәү вакыты буенча 10.00 сәгатьтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: Түбән Кама шәһ. янгында зыян күргән 5 кеше ТР ССМ РКХнә китерелгән. Шуларның 3се – авыр хәлдә реанимация бүлегендә, 2се – тән пешү бүлегендә. Бүген Яр Чаллы шәһ. АМЯХнән зыян күргән бер кешене ТР ССМ РКХнә күчерү планлаштырыла. Зыян күргән 5 кеше Түбән Кама ҮРХдә ята. Барысы да уртача авырлыктагы хәлдә уңай динамика белән.
26 апрельдә Казанда Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасының 205 еллыгына багышланган «Салихов укулары» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Россиядә оештырылган өченче терапия кафедрасы.
24-26 апрельдә «Казан – Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2019» дигән XI Халыкара икътисадый саммитының күргәзмә экспозициясе эшендә Республика клиник хастаханәсенең маркетинг хезмәте җитәкчесе Наилә Җамалиева катнашты. Бу – ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен уникаль мәйданчык.
Әлмәт шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә ВИЧ-йогышны профилактикалау темасына дәвалау-профилактика учреждениеләренең табиблары һәм урта медицина хезмәткәрләре өчен дәресләр циклы башланды.