«Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсы 2019 елның 14 июнендә булачак

2019 елның 26 апреле, җомга

Быел «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсы 12нче тапкыр булачак. Төрле елларда аның җиңүчеләре сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе төп приз сыйфатында автомобиль алуы традициягә керде инде. 2019 ел конкурсында биш номинация тәкъдим ителгән: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясеннән тыш, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк.

Иң якын арада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интеренет-тавыш бирү оештырылачак, аның нәтиҗәләре җиңүчеләрне сайлаганда мөһим роль уйный

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International