РКХ «Россия – Ислам дөньясы» саммитында катнашты

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

24-26 апрельдә «Казан – Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2019» дигән XI Халыкара икътисадый саммитының күргәзмә экспозициясе эшендә Республика клиник хастаханәсенең маркетинг хезмәте җитәкчесе Наилә Җамалиева катнашты. Бу – ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен уникаль мәйданчык.

Ел саен башка илләрдән 1000нән артык пациент РКХдә медицина хезмәтләрен ала, шуларның 80%тан артыгы – ислам илләре вәкилләре. Клиниканың куәтле потенциалы, барыннан да элек, югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү белән бәйле нейрохирургия, травматология һәм ортопедия, урология һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кебек юнәлешләр буенча медицина туризмы үсешенә ярдәм итә. Дин тотучыларга бөтен шартлар тудырылган: гыйбадәт бүлмәсе, хәләл ризык белән туклану, табиб һәм урта медицина персоналын сайлау мөмкинлеге бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International