БШХдә ВИЧ-йогышны профилактикалау буенча укыту программасы старт алды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә ВИЧ-йогышны профилактикалау темасына дәвалау-профилактика учреждениеләренең табиблары һәм урта медицина хезмәткәрләре өчен дәресләр циклы башланды. Уку вакыты эчендә медицина хезмәткәрләренә кеше иммунодефициты вирусын ачу тарихы, эпидемиология, этиология, патогенез, ВИЧ һәм вируслы гепатитларны диагностикалау, профилактикалау турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, ВИЧ, гепатитларны профилактикалау эшен билгели торган төп регламентлаучы документларны, дөньяның төрле почмакларында эпидемиология үзенчәлекләрен аңлатачаклар. Медицина оешмаларында кулланыла торган медицина эшләнмәләренең куркынычсызлыгына, дезинфекцияләү һәм стерильләштерү сыйфатын тикшереп торуга аерым игътибар биреләчәк. Уку ахырында программаның һәр тыңлаучысы тест узачак. Шулай ук программага дәвалау оешмасының медицина хезмәткәрләре өчен аеруча куркыныч йогышларны һәм кул гигиенасын профилактикалау буенча өстәмә сәгатьләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International